tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда VI Мөселман яшьләре форумы уза
Болгарда VI Мөселман яшьләре форумы уза

Болгарда VI Мөселман яшьләре форумы уза

Болгарда 22-29 июль көннәрендә VI мөселман яшьләре форумы уза. Форумда Татарстан, Мари Эл, Чувашия, Удмуртия, Башкортстан, Оренбург, Әстерхан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Самара, Саратов, Чиләбе, Төмән, Подольск, Көньяк Сахалиннан 18 яшьтән алып 35 яшькәчә булган яшь мөселманнар катнаша. Форумның махсус кунагы – галим һәм остаз Әбу Әли Әл-Әшгари. Форум көннәрендә катнашучылар ислам дине нигезләре, хәдис гыйлеме, гакыйдә һәм фикъһе буенча белем алачак. Дәрес һәм лекцияләрдән тыш, белем үзләштерүчеләрне бай эчтәлекле күңел ачу программасы көтә: викториналар, мастер-класслар, тренинглар, күңелле стартлар һәм төрле спорт ярышлары. Җәйге форум, гадәттәгечә, палаткаларда үтәчәк. Яшьләр биредә белем алып кына калмыйча, үзләрен спорт ягыннан камилләштерә, төрле тренинглар, мастер-классларда катнаша алачак. Яшь мөселманнары ашату Икмәк музеенда оештырыла. Ә намазны форумда катнашучылар Ак мәчеттә укыячак.

22 июль көнне VI Мөселман яшьләре фестивален ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  ачып җибәрде.

Республикабызның һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән мөселман яшьләренең танышуы һәм аралашуы түбәндәге девиз буенча бара: “Һәр кешенең тормышында тормышны үзгәртерлек вакыйгалар була”. 27 июль көнне мөселман яшьләре өчен Сабантуй үткәрү ниятләнә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*