tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгардагы кунакханәгә исем табу бәйгесе игълан ителде
Болгардагы кунакханәгә исем табу бәйгесе игълан ителде

Болгардагы кунакханәгә исем табу бәйгесе игълан ителде

Болгарда төзелә башлаган кунакханәгә исем эзлиләр. Ул татар, урыс һәм инглиз телләрендә матур яңгырашлы булырга тиеш.

Иң яхшы исем уйлап табу бәйгесе 11 августта башланып, 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, бу вакыт аралагында теләүчеләр үз атамаларын #гостиницаболгар хэштегы белән һәм Болгар фоторәсемен элеп, “ВКонтакте”, Facebook, Instagram социаль челтәрләрендә тәкъдим итә ала. Шулай ук оештыручылар исеменә [email protected] электрон адресына хат та юлларга да мөмкин. Ул вакытта катнашучыларга исем-фамилиясен, яшен, кайда яшәгәнен, элемтә өчен телефон номерын язарга кирәк.

Оештыручылар әйтүенчә, атаманы сайлау онлайн режимда узачак. Анысы 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыйган атама вариантлары сайланачак. Җиңүче исеме 1 ноябрьдә игълан ителәчәк. Иң отышлы дип табылган атама авторына, кунакханәдә мөхтәрәм кунак буларак, түләүсез өч көн ял итү һәм “Болгар” музей-тыюлыгына керү вәгъдә ителә.

Болгардагы кунакханәгә нигезе 2015 елның апрелендә салынды. 152 номерлы кунакханәнең үз рестораны, бассейны булачак, велосипед юллары, 70 машина кую урыны, гольф уены өчен мәйдан да каралган. Кунакханә янында шулай ук Алтын Урда чорындагы архитектура стилендәге җәмәгать мунчасы да төзеләчәк. Барлык төзелеш эшләре 2017 елның августына төгәлләнергә тиеш дип белдерелә.

Азатлык радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*