tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгария кинематографистлары Идел буе Болгары турында фильм төшерергә ниятли
Болгария кинематографистлары Идел буе Болгары турында фильм төшерергә ниятли

Болгария кинематографистлары Идел буе Болгары турында фильм төшерергә ниятли

«Доли Медия Студио» иҗат группасы Болгария Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән «Между крестом и полумесяцем» документаль фильмын төшерү буенча әзерлек эшләрен башлаган. Фильм Идел буе һәм Дунай буе Болгары килеп чыгышы турында булачак.

Бу дәүләтчелекләр Бөек Болгар таркалуыннан соң барлыкка киләләр. VII гасырда Идел буе һәм Дунай буенда ике тугандаш дәүләтчелекнең формалашу тарихы, үсеше, ислам һәм хрестьянлыкны кабул итү турында бәян ителәчәк әлеге фильмда.

Проектның максаты — тарихи яктан ике дәүләтчелек арасында урнашкан толерантлыкны күрсәтү. Чөнки әлеге уңай мөнәсәбәт йөзләгән еллар буенча саклана һәм хәзерге Татарстан һәм Болгария арасында дәвам иттерелә.

Фильмның авторлык группасы Татарстанда Казан Кремле, Болгар, Зөя, Биләр, республиканың башка эре тарихи үзәкләре, Татарстан музейларында төшерү эшләре алып барачак.

Кинематографистлар Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында булырга да планлаштыра, дип хәбәр итә Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге.

 

фото: tatarhistory.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*