tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Борай ярмасыннан бәлеш пешерә беләсеңме?
Борай ярмасыннан бәлеш пешерә беләсеңме?

Борай ярмасыннан бәлеш пешерә беләсеңме?

Балтач районы «Ак калфак» татар хатын-кызлары милли ризыкларны пропагандалау буенча бик актив. Алар үзләре белгәнне башкаларга да, бигрәк тә яшьләргә өйрәтә. Шул максат белән ханымнар райондагы “Каенлык” кафесына җыелып, мастер-класс күрсәтте.

Татар халкының инде онытылып барган борынгы чумар ашын пешерү серләренә дә өйрәттеләр. Татарлар гына түгел, хәзер инде башка милләт кешеләре дә яратып ашый торган – кыстыбый, борай ярмасыннан, кабактан вак бәлешләр ясау буенча мастер-класслар узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*