tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтедөнья татар конгрессы рәисе журналистлар белән очрашты
Бөтедөнья татар конгрессы рәисе журналистлар белән очрашты

Бөтедөнья татар конгрессы рәисе журналистлар белән очрашты

Бүген, 25 июнь көнне,  Бөтедөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров республиканың вакытлы матбугат хезмәткәрләре белән әңгәмә уздырды. Очрашуда “Ватаным Татарстан” газетасыннан Рәшит Минһаҗ, “Мәдәни җомга” газетасыннан Сөембикә Кашапова, “Шәһри Казан” газетасыннан  Дилбәр Гарифуллина катнашты. Үз чиратында журналистлар белән әңгәмә  2-6 август көннәрендә узачак Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды уңаеннан оештырылган иде. Сөйләшү барышында VI корылтайда киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк татар теленең җәмгыятьнең барлык өлкәләрендә дә кулланылу турындагы платформасы, чит илләрдә һәм Россия регионнарындагы татар оешмалары, ТР Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары белән берлектә башкарылган проектлар, татар мәдәниятен үстерү һәм пропагандалау һ.б. темаларга тукталдылар.   Якын арада рәис тарафыннан бирелгән интервьюларны санап узылган вакытлы матбугат битләрендә укый алачаксыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*