tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья көрәш чемпионатының абсолют батыры билгеле булды
Бөтендөнья көрәш чемпионатының абсолют батыры билгеле булды

Бөтендөнья көрәш чемпионатының абсолют батыры билгеле булды

Саба районы Миңгәр авылында узучы Сабантуйда көрәш буенча дөнья чемпионаты җиңүчесе билгеле булды.

Йөз килограммнан артык авырлыктагы категориядә Россиядән Фирдүс Зәйнуллин җиңде. Көрәшченең көндәше Азәрбайҗанның спорт остасы Җамал Фәйзиев иде.
Абсолют батырга Сабантуй символы – тәкә, милли киемнәрдән түбәтәй һәм чапан бүләк иттеләр.
Мәйданда көрәшнең баш хөкемдары Азат Әхәтов булды.

Төп мәйданда ветераннар бил алышты, сәхнәдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең җыр театры белән чыгыш ясады.

Зилә Мөбәрәкшина
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*