tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетның киңәйтелгән утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетның киңәйтелгән утырышы узды

Көннең беренче яртысында 2016 елдагы комиссияләр эшчәнлеге тикшерелде, киләсе 2017 елга планнар чарланды.  Россия Ислам институтында – Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү комиссиясе, Татарстанның Дәүләт Советында – “Халыкара багланышлар  һәм кеше хокуклары” комиссиясе, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында – Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне һәм икътисадый багланышларны үстерү комиссиясе,  ТР Мәдәният министрлыгында – Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы комиссиясе, ТР Мәгариф һәм фән  министрлыгында – Милли мәгариф һәм фән комиссиясе,“Казан” милли мәдәният үзәгендә – Массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе, Татарстан Фәннәр Академиясендә – Татар милләтенең стратегик үсеше комиссиясе эшләделәр.

Төшке аштан соң “Казан” милли мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Анда 2016 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм 2017 елга эш планын кабул ителде.

Утырышта Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Марат Йонысов, Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәре җирле татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Кадиминур Таһиров, Самара шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче «Яктылык» мәктәбе директоры  Радик Газизов, Ульяновск өлкәсе “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Исхак Хәлимов, “Казакъстанның татар һәм башкорт ассоциациясе” юридик затлар берләшмәсе башкарма директоры Ринат Абдулхаликов чыгыш ясадылар.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессына ике оешма кабул ителде. Берсе – Ненец автоном округыннан “Туган як” оешмасы, икенчесе Кырым төбәк татар милли-мәдәни автономиясе.

Комиссия тәкъдимнәрен искә алып резолюция проекты кабул ителде.

Утырыш ахырында Татарстан Республикасы дәүләт  һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты бүләкләре тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*