tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты киңәйтелгән утырыш уздырырга тора
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты киңәйтелгән утырыш уздырырга тора

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты киңәйтелгән утырыш уздырырга тора

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты эшчәнлегенең ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырышын уздырырга тора.

6 декабрь көнне сәгать көндезге 2дән аның 8 комиссиясе утырышы башлана. Аерым алганда, татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне һәм икътисади элемтәләрне үстерү комиссиясе ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында киңәшмә уздыра, татар халкы мәдәнияте һәм рухи мирасы комиссиясе – ТР Мәдәният министрлыгында, милли мәгариф һәм фән комиссиясе – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, дини берләшмәләрнең эшчәнлеген координацияләү комиссиясе – Россия ислам университетында. Татар этносы үсеше стратегиясе турында сөйләшү Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында үткәрелә, тагын өчесе “Казан” милли мәдәният үзәгендә була: халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары – 102 нче бүлмәдә, Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы утырышы – киноконцертлар залында, массакүләм мәгълүмат чаралары – күргәзмәләр залында.

Әлеге чарага 300дән артык кеше чакырылган булып, БТК БКның мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи сүзләренчә, утырышлар соңында аларның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтованың иҗат кичәсенә бару мөмкинлеге каралган.

7 декабрь – шимбә көнне сәгать 10нан әлеге халыкара милли оешманың 2013 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясала, киләсе елга эш планы карала. Киңәйтелгән утырышны, төшке ашка 1,5 сәгать тәнәфес белән, кичке 6 нчы яртыга кадәр уздыру планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*