tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Мәскәүдә үткән Татарстан Көнендә катнашты
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Мәскәүдә үткән Татарстан Көнендә катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Мәскәүдә үткән Татарстан Көнендә катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү җитәкчелегенең татарларга яхшы яшәү шартларын булдыруга куйган көчләрен югары бәяли. Бу хакта ул 28 августта Мәскәүдә Татарстан Көненә багышланган тантаналы кичәдә хәбәр итте. Мәскәү музыка йортында узган гадәттәге тантанада шулай ук Мәскәү мэры вазыйфаларын вакытлыча үтәүче Сергей Собянин да катнашты.

Тантана алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Собянин фойеда оештырылган Татарстан халык сәнгате күргәзмәсен карады.

Тантанадагы чыгышында Сергей Собянин Татарстан җитәкчелегенә Россия башкаласында Татарстан көннәрен уздыруны яхшы гадәткә әйләндерүе өчен рәхмәт белдерде. “Бу мәскәүлеләр өчен бик әйбәт бүләк, ул безнең багланышларны тагын да ныгрыкак һәм якынрак итә”, – дип саный С.Собянин.

Ул Татарстан һәм Мәскәүне бик күп нәрсә бәйләгәнен ассызыклады. Казан һәм Мәскәү шәһәр көнен уздыру бер атнага гына аерыла. “Казан хәзер бәйрәмгә әзерләнә, төзекләнә, – дип билгеләде Сергей Собянин. – Без дә Мәскәүдә шәһәрне тәртипкә китерергә тырышабыз, аны матурайтабыз”.

“күптән түгел безнең шәһәрләрдә ике эре спорт чаралары узды, аларга Казан да, Мәскәү дә әйбәтләп әзерләнде, – дип искә төшерде С.Собянин. – Универсиада да, җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты да белгечләр тарафыннан тарихыларында иң яхшылар дип танылды. Ә иң күңеллесе Россия спортчыларының әлеге ярышларда беренче гомукоманда урынын алулары булды”.

Татарстан һәм Мәскәү, Сергей Собянин сүзләренчә, актив рәвештә бергә эшлиләр. “Мәскәүдә метрполитен төзелеше актив бара, Казан безгә бу эштә ярдәм итә, – дип белдерде ул. – “Казметрострой” быел 5 километ метро һәм ике станцияне гамәлгә кертә. Бу искиткеч хезмәтләре өчен сезнең төзүчеләргә рәхмәт әйтәм”

Мәскәү һәм Казанны якынайтуга югары тизлекле тимер юл магистрале дә өлеш кертәчәк, аны төзү турында Россия Президенты Владимир Путин карар кылды.

“Әмма безне берләштерүче иң мөһиме – кешеләр, – дип ассызыклады Сергей Собянин. – Мәскәүдә берничә буын дәвамында Татарстанның йөзәр мең уллары һәм кызлары яши. Алар төрледән төрле тармакларда хезмәт итәләр һәм Мәскәү горурлыгының өлеше булып торалар”.

Казанышларын тану йөзеннән Сергей Собянин Россия башкаласының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән татарларга Мәскәү Хөкүмәтенең рәхмәт хатларын тапшырды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Мәскәүдә Татарстан Көненә багышланган тантаналы концертны мәскәүлеләр һәм республика вәкилләре очрашып аралашырлык бик әйбәт сәбәп икәнен әйтте. “Мин шәһәр җитәкчелегенә татарлар өчен иң яхшы шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә, – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Без монда килеп, үз телебездә аралаша алганыбыз һәм мәчеткә бара алганыбызга бик шат. Без һәрвакыт монда рәхәтләнеп киләбез, ә сез безне рәхәтләнеп каршы аласыз”.

ТР Президенты республика бүләкләрен тапшырды, шуннан Мәскәү музыка йортында Татарстан сәнгате осталары концерты булды.

Мәскәү сәфәрендә Татарстан Президентын Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров озатып йөрде.

Автор: Михаил Миронов
Чыганак: ТР Президенты Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*