tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында бюро утырышы узды
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында бюро утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында бюро утырышы узды

14 майда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро утырышы узды.

Әлеге чираттагы утырышның көн тәртибенә 3 мәсьәлә куелган иде. Беренчесе: шушы атна ахырында узачак III татар хатын-кызлары форумына әзерлек эшләре барышы, икенчесе – 2015 ел Сабантуйлар графигы белән танышу, өченчесе – төрлесеннән.

Утырыш башында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров ике утырыш арасында конгресс хезмәткәрләре башкарган эшләр белән таныштырып китте. Алар – бихисап. Аеруча зур басым ясап, “Татар кызы” бөтенроссия конкурсының Башкортстанда үткән төбәк өлеше сөйләнелде. Ринат Зиннур улы фикеренчә, чара искиткеч зур югарылыкта оештырылган, ул башкаларга үзенә күрә бер өлге булып торачак.

Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе турында сөйләгәндә Ринат Закиров Хатын-кызлар белән эшләүне татар конгрессы эшчәнлегенең приоритетлы бер юнәлеше икәнлеге ассызыклады. Форум ана телебезне саклау девизы астында узачагы әйтелде. Форумга 650 кеше катнашачак, шуларның зур әлеше Татарстаннан тыш эшләүче оешмалар вәкилләре. Республика җирлекләреннән – 130 делегат, Казаннан татар зыяылары вәкилләре шулай ук 130 ханым кунак буларак катнашачак.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова конкрет эш белән шөгыльләнүгә игътибарны юнәлтәчәкбез дип өстәде. Милләт язмышына катгый социаль проблемалар яный. Инде гаилә кору яшенә күптән җитеп картаеп килүче хатыннар һәм ирләр саны арта, мәсәлән, Татарстанның кайбер районнарында мондый ялгызаклар саны мең кешедән артып китә. Шулай ук катнаш никахлар мәсьәләсе да милләтнең язмышын куркыныч астына куя. Рәсми булмаган саннар гаилә коручыларның 40 % катнаш никахта булуларын күрсәтә.

Бюро утырышының көн тәртибенең икенче мәсьәләсе 2015 елда үтәчәк Сабантуйлар графигы булды. Әле бу исемлек тулысынча расланмаган булса да, (әзер булуга без аны сайтка куячакбыз) кайбер мәгълүмат төгәл билгеле. Беренче Сабантуйлар уздырыла башлады да инде. Шушы көннәрдә Парижда яшәүче милләттәшләребез милли бәйрәмебезне каршы алдылар. Быелгы федераль Сабантуй Красноярски шәһәрендә үтәчәк, Бөтенроссия авыл Сабантуе – Ырынбур өлкәсендәге данлыклы Татар Каргалысы авылында, Европа Сабантуе – Берлинда, Казахстанның республика Сабантуе – Кызылорда шәһәрендә. Сабантуйлар сезоны 8 декабрьдә Австралиядә Аделаида шәһәрендәге Сабантуй белән тәмамланачак. Саннарга килгәндә, Россиянең 58 төбәгендә 225 Сабантуе, 28 илдә – 78 Сабантуе үткәрү планлаштырылган.

Утырышны йомгаклап июнь аенда үтәчәк татар мамнары форумына әзерлек эшләре, Горноалтайскида булачак татар эшмәкәрләре җыены турында мәгълүмат каралды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*