tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Бюро утырышы узды
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Бюро утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Бюро утырышы узды

1 июль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Бюро әгъзалары чираттагы утырышка җыелды.

Көн тәртибенә 4 мәсьәлә куелган иде:

  1. КФУдагы татар телле математика һәм информатика укытучыларын әзерләүче белгечлекләрнең ябылуы мәсьәләсе
  2. БТК Башкарма комитеты бюросының Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе белән берлектә уздырылучы күчмә утырыш турында (14-17 июль 2015 ел, Алтай)
  3. 18-19 июль көннәрендәге Красноярск шәһәрендә узачак XV Федераль Сабантуйга әзерлек.
  4. Төрлеләр.

Утырыш эшенә бюро әгъзалары, башкарма комитет аппараты хезмәткәрләре катнашты. Утырышны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров алып барды.

Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе буенча Ринат Закиров чыгыш ясады. Биш ел элек педагогик университетны башка югары уку йортлары белән бергә КФУга кушу милли җәмәгатьчелектә зур ризасызлык тудырган иде, бу гамәлнең милли мәгариф өчен зур зыян китерәчәге турында ул вакытта кат-кат әйтелде. Бүгенге көндә бу иң пессимистик фаразлар да инде тормышыбызга кереп бара. Бу шартларда милли мәгариф системасын саклап калу максатыннан милли кадрлар әзерләүче педагогик югары уку йортын торгызырга кирәк. Татар мәктәпләрендә ана телендә шул ук математика һәм информатика укытырдай 120 укытучы җитешмәгәнен белә торып КФУ җитәкчелеге быелгы уку елына әйтелгән белгечлекккә бер генә дә бюджет урынын исәпкә кертмәгән. Шушы фикерләрне татар конгрессы Татарстан президенты вазыйфаларын вакытлыча үтәүче Рөстәм Миңнехановка юллаган хатында җиткерә. Хат проекты нигездә хупланды. Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина шуны да искәртеп китте, мәктәпләрдә татар телендә математика укыткан кешеләр дә, күп очракта моны җиренә җиткереп башкармыйлар. Әлеге искәрмәне дә хатка кертү тәкъдиме дә хупланды.

Икенче мәсьәлә буенча БТК БК бүлек мөдире, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Уразаев чыгыш ясады. Ул утырышның программасы, Горно-Алтайскига бару тәртибе һәм башка оештыру эшләре белән таныштырды.

Өченче мәсьәлә – XV Федераль Сабантуйга әзерлек буенча БТК БК рәисе урынбасары, Россиядәге оешмалар белән эшләүче бүлек мөдире Марс Тукаев сөйләде. Россия төбәкләреннән Красноярскига делегацияләр исемлекләрен туплау бара, алар 350 кеше булыр дип көтелә. Килүчеләрнең күпчелеге күрше төбәкләрдән: Иркутски, Кемерово, Омски, Томски, Новосибирски. Программа буенча: 18 июльдә кунакларның килүе, урнашуы, ат чабышлары һәм кич белән Татарстан сәнгать осталарының зур концерты. 19 июльдә – Сабан туе үзе.

Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиев Сургутта үткән Сабан туе турында, Ринат Закиров – Берлиндагы II Европа Сабан туе турында сөйләп киттеләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*