tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге Әниләрне зурлады
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге Әниләрне зурлады

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге Әниләрне зурлады

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге,”Болгар”хәйрия фонды ел саен күп төрле хәйрия чаралары, эчтәлекле конкурслар планлаштыра һәм аларны югары дәрәҗәдә уздырырга тырыша.

29 ноябрь көнне Казан шәһәренең  4нче номерлы татар-төрек  гимназиясендә   Әниләргә багышланган  бик күркәм чара оештырылды. Бәйрәмгә кунак итеп Казаннан үрнәк гаиләле әниләр һәм Яшел Үзән районы Норлат  ятим балалар йортыннан вәкилләр чакырылган иде. Әниләр бәйрәме дустанә аралашу һәм музыкаль чыгышлар белән аралаштырылып барды. Күркәм тормыш юлы узган аналар үзләренең истәлекләре белән рәхәтләнеп уртаклаштылар.

Минем өчен бу очрашу-кичә аеруча күңелемә якын, чөнки кунаклар арасында минем  сыйныф  җитәкчем  Асия Султан кызы Рәфикова да бар иде. Арчадан күп еллар балалар тәрбияләүче Гүзәл  Рифкат кызы Шакированың чыгышы да алкышларга күмелде. Әниләрне тәбрикләп , 4нче татар-төрек гимназиясендә  белем алучы, “Голос .Дети” конкурсында җинүче Саидә  Мөхәммәтҗанова бик моңлы җырлар башкарды. Яшь автор-башкаручы Искәндәр Гайсин, Марс Геннадьевич Макаров  җитәкләгән   “Грани успеха – этномериада” Бөтендөнья конкурсы лауреаты “Кайтаваз” кызлар ансамбле чыгышлары күңелләрдә матур тәэсирләр калдырды. Үзебезнең оешма исеменнән кунак әниләрне бүләкләп,  әңгәмәне тәмле чәй  өстәле артында дәвам иттек,  – дип сөйләде   Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге рәисе Фәрид Мифтахов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*