tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бердәм, бергә, мәңгегә!
Бөтендөнья татар конгрессы белдерүе

Бердәм, бергә, мәңгегә!

Казан шәһәре
5 сентябрь

Бердәм, бергә, мәңгегә!
Бөтендөнья татар конгрессы белдерүе

Соңгы вакытта Бөтендөнья татар конгрессына Татарстандагы, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар җәмгыятләреннән күпләп мөрәҗәгатьләр килә. Безнең милләттәшләр Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин тарафыннан Селигерда җыелган яшьләр алдында Татарстан һәм аның җитәкчелеге турында әйтелгән  сүзләрен рухланып кабул иткәннәр.  В.Путин “төбәкләрнең иң югары дәрәҗәдәге җитәкчесен ничек дип атау – аларның үзләренең эше”, дип әйтүе белән  күпмилләтле Россиянең  федератив дәүләт икәнен тагын бер кат раслады.  Россиянең федератив дәүләт булуы күп миллионлы татар халкы һәм бигрәк тә аның Татарстан Республикасыннан читтә яшәгән  шактый зур өлеше өчен бик әһәмиятле.  Президентлык институтының милләттәшләребез тарафыннан тарихи ватан дип кабул ителгән Татарстан Республикасында сакланып калуы, татар халкының рухи  яктан үз-үзен уңай хис итүенә нигез булып тора. Россия дәүләтенең федератив төзелеше татар халкының милли үзенчәлеген һәм рухи бердәмлеген саклауга мөмкинлек бирә.  Ә болар Россия Федерациясендә яшәгән татарларга Татарстан белән ныклы элемтәләр урнаштырырга, аларның милли-мәдәни мәсьәләләрен чишәргә булыша. Бөтендөнья татар конгрессы нәкъ шул максатларга хезмәт  итә.

Татарстанның төрле тармакларда казанган уңышларының В.В.Путин тарафыннан югары бәяләнүе безне рухландыра. Бу уңышлар очраклы гына түгел, алар илебезнең гомуми үсешенең саллы бер өлеше булып тора. Һичшиксез,   Татарстанның уңышлы үсешендә республикада һәм гомумән Россия Федерациясендә   халыклар арасындагы татулык зур роль уйный.

Мәгълүм ки,  бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татар халкы Татарстанны тарихи ватан дип кабул итә. Татарстан күп санлы милләттәшләребезгә таянып, илнең мәнфәгатьләрен кайгырта, Россия Федерациясенең халыкара элемтәләрендә һәм эшчәнлегендә актив катнаша. Болар барысы да дөньяга күпмилләтле Россия дәүләтендә толерантлык мохиты булуын күрсәтә. Әлбәттә, мондый мохит илнең бердәмлеген ныгытуга хезмәт итә.

Россия Федерациясендәге һәм чит илләрдәге күпсанлы татар иҗтимагый оешмалары исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Россия җитәкчелегенең илнең бердәмлеген ныгыта һәм анда яшәгән халыкларның үсешен тәэмин итә торган сәясәтен хуплый.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*