tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы чәкчәк пешерү буенча мастер-класс үткәрә
Бөтендөнья татар конгрессы чәкчәк пешерү буенча мастер-класс үткәрә

Бөтендөнья татар конгрессы чәкчәк пешерү буенча мастер-класс үткәрә

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 16-18 апрельдә чәкчәк пешерү буенча мастер-класс  үткәрәчәк. Шушы уңайдан Татарстан җирлегендәге “Ак калфак” оешмаларыннан аш-су осталары чакырыла. Катнашучыларның милли киемнән килүләре дә сорала.

Казанда тору, туклану, мәдәни чаралар чыгымнарын оештыру комитеты үз өстенә ала, юл чыгымнары  килүчеләр хисабыннан.

Чәкчәк пешерү буенча мастер-классның программасы:

16 апрель

08.00-12.00 – килүчеләрне теркәү, урнаштыру

13.30-17.30 – төрле төрдәге чәк-чәкләр, бавырсак, талкыш-кәләвә пешерү буенча мастер- класс (Халыкара хезмәт күрсәтү колледжы, Адоратский урамы, 58Б )

18.00-18.20 – Г.Тукай әсәрләре буенча “Сөйкемле Шүрәле” бәйгесендә катнашкан балалар кул эшләре күргәзмәсе белән танышу

19.00-20.30 – Кытай татарлары белән очрашу-концерт

17 апрель

8.30-12.00 – пәхләвә, талкыш-кәләвә, кечкенә һәм зур гөбәдия пешерү, корт ясау, тавык тутыру буенча мастер- класслар (1 нче төркем – “Тәмле булсын” рестораны, Шмидт урамы, 34/18), (2 нче төркем – “Казан” рестораны, “Казан милли-мәдәни үзәк, Пушкин урамы, 86, )

14.00-17.00 – мастер классның дәвамы

17.30-18.00 – “Казанның 1000 еллыгы” музее белән танышу

19.00-21.00 – Г.Камал исемендәге театрда К.Тинчурин әсәре буенча “Зәңгәр шәл” спектаклен карау

18 апрель

Кайтып китү

 Фото: smartnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*