tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” форумында катнаштылар
Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре  “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” форумында катнаштылар

Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” форумында катнаштылар

Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” II халыкара фәнни-гамәли форумы эшләде.

16-19 октябрьдә узган бу фәнни чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәрләре дә катнашты.

Форумның тантаналы ачылышнда ясаган чыгышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чит төбәкләрдә татар мәктәпләре, сыйныфлары ябыла баруга борчылуын белдерде. Туган телдә укыту өчен белгечләр әзерләүгә ярдәм йөзеннән, Конгресс юлламасы белән Казан университетына студентларны кабул итүне елдан-ел арттыру үзмаксат булып торуын искәртеп узды.

Шулай ук “Туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау һәм үстерү: актуаль мәсьәләләр һәм перспективалар” дигән темага түгәрәк өстәлдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин һәм Татарстандагы татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Данис Шакиров катнаштылар.

Форум кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Филология һәм сәнгать институты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*