tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге 8 март халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итә
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге 8 март халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итә

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге 8 март халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итә

Сез, мөгаен, тугансыздыр безнең бәхеткә генә.
Йөртер идек сезне төреп затлы бәрхеткә генә.
Йә бәрхете булмый шунда, йә вакыт җитми кала.
Олы гөнаһ булыр, сезне бәхетле итми кара!

5 март көнне Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге сигезенче март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чаралар оештырып җибәрде. Беренчеләрдән булып хатын- кызларыбызны Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәдрәсәдә тәбрикләделәр. Иң изге теләкләрне изге иман йортында ишетү икеләтә бәйрәм булды. Тәбрикләү сүзләре белән кичәне Бөтендөнья татар конрессының Казан бүлеге рәисе Фәрид Фәиз улы Мифтахов ачып җибәрде. Аның теләкләрен Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәдрәсәнең ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин дәвам итте.

Хөрмәтле гүзәл затлар! Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме —табигатьнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын дигән теләкләрен җиткерделәр алар. Әлеге гүзәл бәйрәм көнендә безнең ихластан котлауларыбызны кабул итегез, һәм бездән дә, Казан бүлеге оешмасы тарафыннан да бүләкләребезне кабул итегез, дигән теләкләр белән бәйрәм өстәленә чакырдылар. Матур бәйрәм өстәлен лалә чәчәкләреннән ясалган бәйләм формасындагы искиткеч матур торт та бизәп торды. Без дә, хатын- кызлар, аларга бу бәйрәм чарасына чакырулары өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Көннен икенче яртысында Казан шәһәренең “Торанадо” кафесында ветеран хатын-кызларыбызны роза чәчкәләре белән бүләкләргә Бөтендөнья татар конгрессыны Казан бүлеге рәисе Фәрид Фәиз улы Мифтахов һәм аның ярдәмчесе Галләметдинова Рәмзия Дәүләт кызы килделәр. Аларны баян тавышларына монлы җырлары белән Казан оешмасының ветераннар белән эшләү бүлеге рәисе Халиса Каримовна каршы алды. Фәрид Мифтахов ветераннарга олы рәхмәтен теләкләрен әйтте. Бәйрәм чәе өстәле артында, җырлашып, аралашып, серләшеп күңелле генә вакытның үзганын сизми дә калдык. Ешрак очрашасы, ретро җырларыбызны җырлап, тынлап кичәләр үткәрик, ешрак аралашыйк,- дигән теләкләрен белдерделәр.

Рәмзия Галләметдинова безнең арабыздан киткән данлыклы кул остасы, күп еллар буе калфаклар, татар милли киемнәр тегүче алтын куллы Флера апа Калмурзинаны, Казан шәһәренең лаеклы шәхесе Нурания апа Биктимированы һәм инде татар халкының йөрәгендә мәңгегә урын алган легендар һәм кабатланмас олы шәхесебез Илһам абый Шакировны искә алырга тәкъдим итте. Илһам абыйны искә алгач, әлбәттә, инде ретро җырлар яңгырады. Гүзәл затларыбыз-ветераннарыбыз, сугыш чоры балалары мондый бәйрәм чараларында олы рәхмәт сүзләренә һәм котлауларга лаеклы,- диеп сүзен дәвамлады Фәрид Мифтахов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*