tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы комиссияләре эшләде
НКЦ Казань
НКЦ Казань

Бөтендөнья татар конгрессы комиссияләре эшләде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы кысаларында БТК БК комиссияләре утырышлары узды.

Россия Ислам университетында “Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү” комисиясе, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисадый багланышларны булдыру” комиссиясе, Татарстан мәдәният министрлыгында ” Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы” комиссиясе, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгында “Милли мәгариф һәм фән” комиссиясе, БТК БК бинасында “Татар милләтенең стратегик үсеше” комиссиясе, “Казан” милли-мәдәни үзәгендә – “Халыкара багланышлар һәм кеше хокуклары”,  “Массакүләм мәгълүмат чаралары” комиссияләре һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы утырышы узды. Җитди һәм эшлекле фикер алышудан соң резолюцияләр кабул ителде.

Кич белән киңәйтелгән утырышта катнашучылар К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Исламия Мәхмүтованың иҗат кичәсенә барачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*