tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы утырышының РЕЗОЛЮЦИЯСЕ
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы утырышының  РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы утырышының РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

Казан шәһәре 2018 елның 29 ноябре

Бөтендөнья татар конгрессысының Милли Шура әгъзалары һәм Татарстан республикасында, РФ төбәкләрендә, чит илләрдә эшләүче татар җәмгыятьләре, милли-мәдәни мохтариятлар вәкилләре, БТК Милли Шурасының киңәйтелгән утырышында татар яшәешенең хәзерге хәлен һәм татар халкы язмышының иң актуаль мәсьәләләрен тикшерделәр. Утырышта катнашучылар, татар халкының язмышына тәэсир итүче факторларны билгеләп, киләчәктә милләтне саклап калу һәм үстерү чараларын күрергә тәкъдим итәләр.

1992 елда Бөтендөнья татар конгрессының I съездыннан соң үткән 26 ел дәвамында татар халкын саклау, аның потенциаль мөмкинлекләрен куллану буенча зур эшләр башкарылды. Татарлар яшәгән илләрдә һәм төбәкләрдә яңа милли оешмалар барлыкка килде, милләттәшләребезнең Татарстан белән эшлекле һәм рухи-мәдәни элемтәләре активлашты. Милли яңарыш, татарлар яшәгән илләр һәм төбәкләр хакимият һәм идарә структуралары белән эшлекле хезмәттәшлек гамәлләре, башка милләтләр белән тату яшәү, төбәкләр һәм илләр хезмәттәшлегенә, гомуми тәрәккыяткә, илләр һәм халыклар арасындагы татулыкны саклауга, социаль-икътисади үсешкә ярдәм итә.

Чирек гасыр дәвамында Татарстан Республикасында һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә башкарылган эшләр милли мәдәниятны, мәгарифне, массакүләм мәгълүмат системасын үстерү юнәлешендә алып барылды һәм бу гамәлләр татар халкы язмышына уңай тәэсир ясады. Бөтендөнья татар конгрессы карармагында оешкан “Ак калфак” татар хатын кызлары оешмасы, Бөтендөнья татар яшьлэре форумы, “Татар авыллары”, “Татар эшкуарлары”, “Татарча көрәш”, “Татар гаиләсе”, “Туган якны өйрәнү” һ.б. җәмгыятьләр һәм иҗтимагый берләшмәләр җитди проектлар әзерләп, нәтиҗәле эш алып баралар.
Узган гасырның 90 елларында милли хәрәкәт һәм татар җәмәгатьчелеге үз алдында торган максатларны үтәргә омтылды. Нәтиҗәдә татар дөньясы милли яңарыш юлына басты, Татарстан Республикасының һәм аның башкаласы Казанның гамәли статусы, аларның Россия Федерациясендә һәм дөньяда тоткан урыны, республика җитәкчелегенең абруе татар халкы үсешенә тотрыклы нигез булып хезмәт итә ала.

Шул ук вакытта соңгы елларда халыкара мөнәсәбәтләрнең катлаулануы, глобализация, заманча технологияләр, мәгълүмат системасы, социаль тормыштагы яңа стандартлар һәм икътисади проблемалар, кайбер сәяси көчләрнең федерализм принципларына каршы басымы тәэсирендә татарларның милли үзаңын саклауда, яшь буынга рухи-мәдәни байлыкларыбызны бирүдә, туган телне өйрәнүдә һәм куллануда җитди кыенлыклар килеп чыкты. Шәһәрләрдә һәм татар халкының бишеге булган авыл тормышында туган телне куллану, милли төсмерләр кими башлады. Милли матбугатны таратуда, мәгълүмат системасын заманчалаштыруда, татарча сыйныфлар, мәктәпләр үсеше юлында кайбер киртәләр хасил булды. Кайбер очракларда татар ата-аналар һәм җәмәгатьчелек милли тәрбиягә, туган телгә битарафлык күрсәтә, хәзерге чорда хасил булган мәмкинлекләрне, милли үсеш өчен форсатларны кулланмый.

Милли мәсьәләләрне хәл иткәндә хәлиткеч көч булып татар җәмәгатьчелеге, булдыклы һәм гыйлемле, милли үзаңлы татарлар үзләре тора.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы, килеп туган вазгыяттә, милли үсешнең яңа чорына тәңгәл бурычлар һәм максатлар билгели. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов үзенең 2019 елга Юлламасында Бөтендәнья татар конгрессына милләтебезнең үсеш стратегиясен булдырырга тәкъдим итте.
Бу ихтыяҗны үтәү өчен, БТК Милли Шурасы глобализация көчәйгәндә һәм хәзерге социаль-икътисади шартларда татар милләтенең милли үзенчәлекләрен, гореф гадәтләрен саклап калу өчен татар халкының үсеш стратегиясен булдыруда барлык милли җәмәгатьчелек катнашырга хаклы дип саный.

БТК Милли шурасы, БТК Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиев һәм башкаларның чыгышларын тыңлап, фикер алышканнан соң татар дөньясының 2019 елга төп максатларын билгеләп, түбәндәгеләрне карар итә:

  1. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма Комитетының 2019 елга эш планын расларга.
  2. Татар оешмаларның, милли җәмәгатьчелекнең мөһим бурычы итеп милли мәгарифне саклауга, туган телне өйрәнүдә, яшьләргә милли тәрбия бирүгә барлык татарларны җәлеп итүне санарга. Татар сыйныфларын, уку йортларын ачуда һәм эшләтүгә, туган тел укытучыларга, педагогик коллективларга, ата-аналар хәрәкәтенә игътибарны көчәйтергә.
  3. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма структураларына, БТК карамагында төзелгән берләшмәләргә, мәгариф, мәдәният, мәгълүмат тармакларында эшләүче милләтәшләребезгә татар халкының үсеш стратегиясе проектын булдыруда һәм аны камилләштерүдә катнашырга чакыра.
  4. Татар милләтен һәм илдәге башка милләтләрне саклап калу өчен Халыкара хокук нормаларын, Федератив дәүләт буларак төзелгән Россия Конституциясен һәм туган телләрне, милли тигезлекне гарантияләгән кануннарны үтәү, милли-социаль мәсьәләләрне бары тик хокукый юл белән хәл итү кирәк.
  5. Татар халкының үсеш стратегиясенең төп максатлары итеп милли үзаңны саклауны, туган телне өйрәнү һәм куллану, рухи-мәдәни байлыкларны барлык милләтәшләргә танытуны, милли эшкуарлыкны татар тәрәккыятенең нигезе буларак үстерүне, милли тарихны һәм төбәк тарихын өйрәнүне, бергә яшәгән башка милләтләрнең тарихын һәм мәдәниятын хөрмәт итүне санарга.
  6. Татарлар укмашып яшәгән һәр төбәктә һәм яшәү урынында милли җәмгыять, мәдәният һәм мәгърифәт үзәге булдыруны, иң уңышлы татар җәмгятьләренң уңай тәҗрибәсен куллануны уртак максат итеп куярга.
  7. Милли тормышның һәм сибелеп яшәгән татар халкын берләшүнең мөһим әсбаплары итеп тарихи ядкәрләрне, музейларны, театрларны, китапханәләрне, фән һәм уку йортларын, заманча мәгълүмат технологияләрен, телевидение, радио, интернет челтәре мөмкинлекләрен куллануны киңрәк җәелдерергә.
  8. Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды карарлары нигезендә БТК га керүче барлык милли оешмаларның эшчәнлеген активлаштырыга, 2020 елда булачак Бөтероссия халык санын алуга әзерлеккә, татар халкы мохитенда барган демографик процессларга, яшь буын тәрбияләүгә һәм гаиләләр тормышына игътибарны көчәйтергә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*