tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының киңәйтелгән утырышы: Эшләнәсе эшләр байтак
Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының киңәйтелгән утырышы: Эшләнәсе эшләр байтак

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының киңәйтелгән утырышы: Эшләнәсе эшләр байтак

Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Милли шура әгъзалары Россиянең 52 төбәгеннән һәм 13 чит илдән татар оешмалары һәм татар мәдәният үзәкләре җитәкчеләре, республиканың дәүләт структурасы вәкилләре катнашты.

Киңәйтелгән утырыш Милли шура әгъзалары катнашында узган түгәрәк өстәл белән башланып китте. Соңрак Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзалары, Башкарма комитетның бүлек җитәкчеләре, Россия һәм чит илләрдәге татар оешмалары һәм татар мәдәният үзәкләре җитәкчеләре, республиканың дәүләт структурасы вәкилләре катнашында узган киңәйтелгән утырышта исә татар халкы үсеше стратегиясе мәсьәләләре буенча сөйләшү узды, узып баручы елга хисап ясалды, Бөтендөнья татар конгрессының 2019 елга эш планын кабул ителде. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә узды.

Киңәйтелгән утырышта беренче булып чыгыш ясаган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров чит илләрдәге татар оешмалары белән бәйле булган чаралар турында сөйләде. Бөтендөнья татар конгрессының читтә яшәүче ватандашлар белән эшчәнлеге күпкырлы, системалы эшкә әйләнде, әлеге эшчәнлекне федераль хакимият тә хуплый, дип белдерде Данис Шакиров. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә чит илләрдә гомер итүче татарларның Татарстан белән элемтәләр корылган. Иң уңышлы эшләп килгән илләр исемлегендә Беларусь, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Литва, Финляндия, Төркия, Бельгия, Польша, Америка, Канада, Австралия кебек илләр бар. Бүгенге көндә барлыгы 45 илдә 145 татар оешмасы эшли. Данис Шакиров үз чыгышында чит илләрдәге оешмалар эшчәнлеген яктырткан милли – мәдәни мәгълүмат базасы булдырылганлыгы һәм һәрдаим тулыландырылып торуы турында әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев Россия төбәкләрендәге татар оешмалары эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады, таблица рәвешендә күрсәтелгән милли-мәдәни мәгълүмат базасын тәкъдим итте. Россиядәге татар оешмаларының эшчәнлеген җыр, биюгә генә кайтарып калмыйча, татар мәгарифе өлкәсенә дә көчләрен юнәлтүләрен сорады. Кайбер төбәкләрдә хәтта татар классларының да булмавы аянычлы хәл, дип белдерде Марс Тукаев.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллин Россия төбәкләрендәге татар яшьләре оешмаларын барлап чыкты. “Татарча диктант” акциясендә катнашучылар саны буенча мәгълүматлар бирде. Татар яшьләре лидеры сүзләренә караганда, киләсе елда татар яшьләрен социаль челтәрләрдә активлаштыру, туплау максаты тора. Шулай ук җирле татар оешмалары вәкилләренә татар яшьләре оешмаларын булдыру, яшьләр “канат”ларын эшләтеп җибәрү мөрәҗәгате белән чыкты.

БТКның Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева татар оешмалары җитәкчеләренә уртак мәгълүмат кыры булдыруны сорады. Бөтендөнья татар конгрессы бүгенге көндә “Халкым минем” газетасын чыгара, сайт эшли, “Яңа -гасыр “ телеканалында “Халкым минем” тапшыруын чыгара, радиотапшыру әзерли. Әлеге басмаларга мәгълүматларны без татар оешмалары аша көтәбез, дип белдерде ул.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова сүзләренә караганда, яңа буынга милли тәрбияне бары хатын-кызлар гына бирә ала. Шуңа күрә татарлар яшәгән барлык җирдә татар хатын-кызларының оешмалары булырга тиеш, дип белдерде ул.

Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәре “Татар рухы” җирле милли-мәдәни мохтарияте рәисе Кадимиңнур Таһиров читтә яшәүче татарларга татар теле өйрәтү буенча методика эшләнмәве һәм кирәклеге турында әйтте. Аның фикеренчә, чит төбәкләрдә яшәүче татарларга телләр турындагы закон файдалы. “ Яңа закон нигезендә туган телләрне өйрәтүне даулый алабыз, әмма кадрлар юк”, дип белдерде ул.

Әстерхан өлкәсе “Дуслык” татар милли мәдәнияте җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев Әстерхан өлкәсендә яшәүче татарлар тормышы белән таныштырды, балалар өчен әзерләнгән “Шаян тв” каналын регионнарда да күрсәтүне сорады.
Шулай ук,  Кыргызстан Республикасының “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге” иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Үлмәсколова Гөлсинә , Коми Республикасы “Болгар” татар-башкорт милли-мәдәни үзәге рәисе Гөлфирә Бәдретдинова , Беларусь Республикасы Минск шәһәре “Чишмә” татар-башкорт мәдәни мирасы” халыкара иҗтимагый берләшмәсе рәисе Левшевич Эльвира, Марий Эл Республикасы татар мәдәнияте үзәге директоры Гайсин Илгиз, Бельгиянең Брюссель шәһәре “Бельгия татарлары” берлеге рәисе Вәлиева Лилия чыгыш ясады.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының 2019 елга эш планы расланды, резолюция кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*