tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының яңа структурасы билгеле булды
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының яңа структурасы билгеле булды

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының яңа структурасы билгеле булды

“Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге Милли Шурасының беренче Президиум утырышында аның структурасы игълан ителде. Президиум утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды. Президиум утырышында Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура Президиумы әгъзалары катнашты.

“Конгресс 25 ел эшли, эшләре күренеп тора – безнең 42 илдә, Россиянең 72 төбәгендә 500дән артык оешмабыз бар. Дөньяда 10 миллионнан артык татар яши. Бөтен эшләребез буенча аңлашулар бар, әкрен генә алга барабыз, – дип башлады чыгышын Васил Шәйхразиев. – Президентыбыз Бөтендөнья татар конгрессы съездында Бөтендөнья татар конгрессы эшләре буенча алга таба омтылыш ясарга кирәклеген әйтте. “Безнең теләгебез – дөнья күләмендә татарларны туплап, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне онытмыйча, аларга ярдәм кулы сузып бергә эшләргә”, – диде. Бу эшләрне башкарыр өчен Милли Шура ясарга кирәк һәм аның җитәкчесе итеп Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасарын тәкъдим итергә дигән фикер булды”, – дип августта узган съездны искә төшереп узды ул.

“Мин атна саен татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә булдым, татар милли-мәдәни автономия башлыклары һәм шушы өлкә җитәкчеләре, шәһәр мэрлары белән очрашып, татар халкының ничек яшәве белән, аларның проблемалары белән таныштым. Төбәкләрдәге татарлар мәктәпләр, балалар бакчалары, мәчетләр, зиратлар мәсьәләләрен күтәрәләр. Без бу сорауларны өлкә җитәкчелегенә җиткерәбез һәм бергә хәл итү юлларын табарга да омтылабыз. Күп нәрсә авторитетлы автономия җитәкчеләреннән тора”, – дип дәвам итте Милли Шура рәисе.

Планканы күтәрү өчен ул Башкарма комитетның структурасын үзгәрешләр кертү кирәклеген ассызыклады. “Иң зур орган – съезд. Икенчесе – Милли Шура. Ул елга бер тапкыр җыела. Милли Шура кабул иткән карарлар съезд вакытында хупланып, тормышка ашырыла, – дип аңлатып китте ул. – Милли Шурада 75 кеше катнаша. Милли Шура үз составыннан Президиум сайлап алды – анда 15 кеше. Шушы Президиум кварталга бер тапкыр җыелып фикер алыша”, – диде Милли Шураның да, аның Президиумының да җитәкчесе булган Васил Шәйхразиев. Ул Премьер-министр урынбасары буларак, Милли Шура рәисе вазыйфасын иҗтимагый эш рәвешендә алып баруын да әйтеп узды. Эшче орган – Башкарма комитетта берәмлекләр дә артмаган.

“Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Ринат Закиров.  Аның секретариаты, киңәшчесе, оештыру эшләре комитеты, мәгълүмати-аналитик идарә, кадрлар бүлеге, бухгалтерия һәм Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый фонды бар. Ул шуларны координацияли. Аның кул астында өч урынбасары һәм Башкарма комитет эшләрен башкаручы бар”, – дип санап үтте ул.

“3 августта Милли Шура сайлау бераз аңлашылмаучанлыклар тудырды, – дип сөйләде утырыштан соң журналистларга Васил Шәйхразиев. – Бераз көтик, мин башта аңларга һәм өлкәләрдә булырга тиеш дидем. Булдым, очраштым. Иң төп сорауларның берсе – чит өлкәләрдәге татарларны саклап калу, аларга ярдәм итү.“Безгә нәтиҗәле эшләү өчен Башкарма комитет структурасын азрак үзгәртергә кирәк иде һәм без аны үзгәрттек. Эш әкренләп дөрес юлдан атлабрак, бәләкәй генә тизрәк, бәләкәй генә төплерәк бара башлады, – дип шәрехләде утырыштан соң бу үзгәрешләрне Васил Шәйхразиев журналистларга. – Мин хәзер, Милли шура рәисе буларак, татарларны туплап, хуплап, аларга ярдәм итү, телебезне, динебезне саклау эшләрен алып барам, элек аны Ринат Зиннурович алып бара иде. Ләкин иҗтимагый оешма булгач, күп кенә җитәкчеләргә кереп җитә алмый иде. Мин премьер-министр урынбасары булгач, күп кенә сорауларга мин барып губернаторлар, хакимият башлыклары белән очрашып күзгә-күз карап сөйләшеп хәл итә алам. Башкарма комитет минем кул астында булгач, бер пакет йөкләмәләр алып кайтам да, алар аның буенча эшли башладылар. Яңа структура буенча, һәр кеше үз эшен күрсәтергә тиеш. Мин аларга шанс бирәм. Эшләгән эшләренә рәхмәт сүзләре генә булса – эшлиләр. Эшләр эшләнеп бетмәсә – алышынырлар”, – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе – Ринат Закиров. Аның өч урынбасары бар. Алар – моңарчы да эшләгән Данис Шакиров (беренче урынбасар, ул шул ук вакытта Милли шурага да керә) һәм Марс Тукаев һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин.

Бөтендөнья татар конгрессының структурасында 10 комитет булдырылды.

Бу комитетлар түбәндәгеләр:

беренче урынбасар карамагындагы 6 комитет: милли мәгариф, Татарстандагы татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү, чит илләрдәге татар оешмалары белән эшләү, Россия Федерациясендәге татар оешмалары белән эшләү, татар эшмәкәрләре белән эшләү, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы белән эшләү, этнологик мониторинг комитетлары;

татар иҗтимагый оешмалары урынбасары белән эшләүче урынбасар карамагындагы 2 комитет: РФ иҗтимагый татар оешмалары белән эшләү һәм мәдәният комитетлары;

өченче урынбасар – татар яшьләре комитеты җитәкчесе карамагындагы 2 комитет: якын һәм ерак чит илләрдәге татар яшьләре белән эшләү һәм РФ төбәкләрендәге татар яшьләре белән эшләү комитетлары.

«Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*