tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы олимпия спортчыларын тәбрик итә!
Бөтендөнья татар конгрессы олимпия спортчыларын тәбрик итә!

Бөтендөнья татар конгрессы олимпия спортчыларын тәбрик итә!

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров барлык татар оешмалары исеменнән Рио-де-Жанейро шәһәрендә үткән XXXI җәйге Олимпия уеннарында җиңү яулаган, тамырларында татар каны аккан спортчыларга котлау сүзләрен юллады. Татар халкы уңган Олимпия спортчылары белән горурлануын ассызыклап, алга таба да спорт үрләрен яуларлык саулык-сәламәтлек, көч-куәт теләде.

Менә ул Олимпия спортчыларының мактаулы исемнәре:

Артур Әхмәтхуҗин (рапира), Уфа, 1 урын

Тимир Сафин (рапира), Уфа, 1 урын

Алия Мостафина (гимнатика), Мәскәү, 1 урын

Руслан Нуретдинов (штанга), Үзбәкстан, 1 урын

Гүзәл Манюрова (ирекле көрәш), Казакъстан, 2 урын

Эльвина Кәримова (ватерполо), РФ, 3 урын

Анна Ризаэтдинова (нәфис гимнастика), Украина, 3 урын

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*