tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Оренбургта яшәүче милләттәшләр белән элемтәләрне ныгыта
Бөтендөнья татар конгрессы Оренбургта яшәүче милләттәшләр белән элемтәләрне ныгыта

Бөтендөнья татар конгрессы Оренбургта яшәүче милләттәшләр белән элемтәләрне ныгыта

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Оренбург өлкәсеннән килгән делегация белән очрашу узды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Марс Тукаев кунакларны конгресс эшчәнлеге белән таныштырды, алда торган планнар хакында сөйләде. Җыеннар вакытында Оренбург татарларынын актив булуын билгеләп үтте. Марс Тукаев конгресста Россия төбәкләрендәге татар милли тормышын күзәтү буенча махсус проект булдырылуын әйтте. Төбәкләр округларга бүленгән. Милләттәшләребез кемнәрдә нинди чаралар уздырылуы, аларның күләме хакында белә ала. Бу кайсы өлкәдәге татарларның активрак икәнен ачыклау өчен дә бик кулай.

Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм матбугат чаралары белән эшләү идарәсе башлыгы Гөлназ Шәйхи кунакларны конгресс сайтының, “Халкым минем” газетасының эшчәнлеге белән таныштырды.

  • Элемтәләрне тагын да ныгытасы килә, үзегездә нинди чаралар узуы, яңалыклар хакында хәбәрләрне ешрак җибәрегез, – ди ул.- Әлегә Оренбург өлкәсе татарлары активлык күрсәтми. Сезнең хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты аша төрле җирләрдә яшәүче милләттәшләребез дә белә алачак бит.

Гөлназ Шәйхи ” Татарлар элемтәдә”, “Алхәбәр”, ” Милләттәшләр” кебек сәхифәләр белән таныштырды. Хәзер “Халкым минем” газетасы да айга ике тапкыр чыга башлады. Әгәр төбәктә үз иҗатын халыкка тәкъдим итәргә теләүче шагыйрьләр бар икән, без аларга ярдәм итәрбез, газетабызда да бастырырбыз, дип белдерде ул. “Хатлар языгыз. Бездә килгән бер генә хат та җавапсыз калмый, югалмый. Эш башкаруга (делопроизводство) бик җаваплы карыйбыз”, диде ул.

” Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова Оренбургтан килгән милләттәшләребез өчен мастер-класс оештырды. Башта ул кунакларны ике куллап күрештерә, аннары бер-берсенә мактау сүзләре әйтешәләр.

  • Без бер-беребез белән әнә шулай күрешеп, макташып яшәргә тиеш. Гаилә иминлеге, тотрыклыгы шуннан башлана, ди ул. Балаларда канәгать булу хисе тәрбияләргә кирәк. Сабыйның нинди тәрбия алуы әти-әни сүзеннән, аларның балага мөнәсәбәтеннән башлана. Төбәкләрдәге хатын-кызлар оешмалары шуның белән шөгыльләнергә тиеш. Оренбург өлкәсендә өч ел элек бик авыр гына оештырган ” Ак калфак” оешмасы хәзер 16 районда да бар, – дип белдерде Кадрия Идрисова.


Аларның эшчәнлеген арттырырга кирәк. Оренбургтан килгән ветераннар советы җитәкчесе Вахит Шафеев, гаиләдә баланы тәрбияләү, туган телне саклау буенча кулланма әсбаплар күбрәк чыгарылсын иде, ди. “Конгресс ярдәме белән чыгарылган кулланма әсбаплар бар, тик аны бит чыгару гына түгел, файдалану кирәк. Бәйрәмнәрдә балаларга, әти- әниләргә бүләк итегез,”- дип киңәш бирде  Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*