tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы рәисе “Ел татары” бәйгесе җиңүчеләрен котлады
Бөтендөнья татар конгрессы рәисе “Ел татары” бәйгесе җиңүчеләрен котлады

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе “Ел татары” бәйгесе җиңүчеләрен котлады

Казандагы “Милләт” йортында  “Татар заманы” оештырган “Ел татары” конкурсына йомгак ясалды. Чарага динчеләр, депутатлар, мэрия вәкилләре, галимнәр, бизнесменнар, меценатлар һәм башкалар чакырылды. Кунакларны Башкортстан эшмәкәре, “Милләт” типографиясен төзекләндереп, “Милләт” йорты ясаучы Рәүф Хәсәнов каршылады.

Район башлыгы, депутатлар, галимнәр, мөфти – мәҗлес кунаклары

“Милләт” йортына Татарстандагы милли-дини элита гына килеп калмады, төбәкләрдән дә кунаклар булды. “Ел татарлары” конкурсына йомгак ясауда Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, Казан мэриясенең телләрне үстерү бүлеге башлыгы Ирек Арсланов, Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районы җитәкчесе Эдуард Ганеев, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров, урынбасарлар Илдар Баязитов, Рөстәм Хәйруллин, Нияз Сабиров, публицист Римзил Вәлиев, Саратов татарлары лидеры, татар тарихы турында ике томлык китап авторы Камил Аблязов вәкиле Рөстәм Гыйлметдинов, Татарстан Фәннәр Академиясенең вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов, депутат һәм халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Халык язучысы Гәрәй Рәхим, Мөселман эшмәкәрләре берлеге рәисе Радик Гафуров, Себернең Тубыл шәһәре “Мирас” оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова, «Аудэкс» компаниясе генераль директоры Айрат Гимадутдинов, Ханты-Мансийск мөфтие Таһир Саматов, Казан Кремле музей тыюлыгы директоры урынбасары, исламовед Данис Гәрәй, тарихчы Рафаил Мөхәммәтдинов, татар конгрессы рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, юридик фәннәр кандидаты Гаяз Фәйзуллин, татар бизнесменнары берлегенең башкарма директоры Фәрит Уразай, кинорежиссер Фәйзрахман Камал, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, мөфтиятнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин һәм журналистлар катнашты.

Мәҗлес Коръән аятләре укып башланды һәм Илдар Баязитовның дога кылуы белән дәвам иттерелде. Илдар хәзрәт йортка нигез салган Ибраһим Идрисовны искә алды, кичәне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Шулай ук Универсиаданың уңышлы узуын теләде.

“Ел татарлары” конкурсын йомгаклау тантанасын алып баручы Римзил Вәлиев белдергәнчә, бу мәҗлескә татар милләтенең, исламның, Татарстан һәм Россиянең терәге булган шәхесләр җыелган. – Алар үз мисалларында халыкка эше белән үрнәк күрсәтә. “Милләт” йортын милләткә кайтарган Рәүф Хәсәнов үзе генә ни тора, диде Вәлиев.

Кемнәр алар?

“Ел татарлары” конкурсы җиңүчеләрен игълан итү халык өчен дулкынландыргыч булды. Конкурс “Татар заманы” сайтында узды. Интернет сайлауда барлыгы 10 меңләп укучы катнашты. 60 шәхес арасыннан бик азлары гына “Ел татары” исеменә лаек булды. Шунысын да әйтергә кирәк, чарага бөтен җиңүчеләр чакырылса да, аларның барсы да килә алмады. мәҗлес вакытында исә катнашучы җиңүчеләр генә  игълан ителде. Бер номинациядә берничә җиңүче булуын да истә тотарга кирәк.

“Татар заманы” җурналисты Александр Долгов белдергәнчә, мәҗлес кунакларны һәм җиңүчеләр халкыбызның терәге. Шуннан соң ул “Ел блогеры” исемен галим, “Татар заманы” блогеры Рафаил Мөхәммәтдиновка тапшырды. Калган лауреатларга дипломнарны Ринат Закиров белән Ирек Арсланов бирде.

Галим, «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов “Милли мәгърифәтче”, Римзил Вәли “Милли фикер иясе”, Россия мөселман эшмәкәрләре берлеге рәисе Радик Гафуров  “Милләтне оештыручы”, Себер ханы Күчем башкаласы урнашкан Искер шәһәрен торгызучы Луиза Шәмсетдинова “Милләт кызы”, Ватаным Татарстан” гәзитендә басылган язмалары өчен Рәшит Минһаҗ “Ел журналисты”, Татар халкы язмышы турында 2  томлык авторы Камил Аблязов «Ел китабы  авторы”, Чувашиядә һәм Мәскәүдә татар-мөселманнар мәнфәгатен яклау буенча чаралар үткәргән өчен мөфти Әлбир Крганов “Ел мөфтие”, “Сөләйман” мәчете имамы, традицион ислам турында фәнни публицистик хезмәтләр авторы Илдар Баязитов “Ел имамы”, “Милләт” йортын торгызучы Рәүф Хәсәнов һәм Сарытау эшкуары, Ульяновски өлкәсе  Иске Кулатка район башлыгы вазыйфасына алынып, туган ягы тормышын җайга салучы Эдуард Ганеев “Ел химаячесе”, Татарстан гимны сүзләрен редакцияләүче Гәрәй Рәхим “Ел әдибе” титулына лаек булды. “Татарлар” тапшыруы җитәкчесе Раил Өметбаев һәм Зилант ТВ редакторы Фәйзрахман Камал “Яңа милли проектлар” номинациясендә җиңүче булып табылды. Шулай ук Илдар Баязитовка конкурста иң күп тавыш җыюы өчен диплом тапшырылды.

Моннан тыш, мәҗлестә катнаша алмаган Нурулла Гариф, Мөкатдәс Бибарсов, Альбина Әбсәләмова, Динә Гарипова Илдус Әмирхан, Дамир Исхаков, Ринат Билаловка “Ел татары” исеме бирелде. Аларның җиңүче дипломнары төрле чаралар вакытында тапшырылыр. Тагын шуны әйтик, “Татар заманы” “Ел татарлары” дипломын Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиевкә дә бирәчәк.

Ринат Закиров: “Киләчәк Илдар Баязитов кебек имамнар кулында”

Дипломнар тапшырган вакытта Ринат Закиров белән Ирек Арсланов җиңүчеләргә мактау сүзләрен кызганмады. Мисал өчен, Ринат Закиров Себер татарларының Искер шәһәрен торгызучы Луиза Шәмсетдинова эшен югары бәяләде. Шәмсетдинова үзе оештыручыларга Себер татарларына игътибар иткән өчен олы рәхмәтен әйтте һәм бу җиңү аны тагын да зур эшләргә илһамландыруын яшермәде.

Шулай ук Ринат Закиров имам Илдар Баязитов эшчәнлегенә аерым тукталды. Аның сүзләренчә, Баязитов кебек имамнар татар милләтенең көчен күрсәтә һәм татар милләтенең киләчәге шундый имамнар кулында. – Россиядә Илдар Баязитов кебек татар-мөселманнарга хезмәт итүче имамнар күбрәк булса иде-, диде Закиров. Шулай Ирек Арсланов та Илдар хәзрәт эшчәнлеген югары бәяләде һәм тиздән Россиядә бердәнбер булган сукырларны тернәкләндерү үзәге урнашкан “Ярдәм” мәчете ачылуын әйтеп узды.

Татар милләте тарихы турында ике томлык китап язган Саратов татарлары лидеры Камил Аблязов мәҗлестә үзе катнаша алмады. Ләкин аның кунакларга йөзләгән китабын бүләк итеп җибәрүе кунакларны сөендерде. Чөнки Саратов татары Камил Аблязов китабы Россия татарлары өчен өстәл китабына әйләнә бара һәм аңа кызыксыну көннән-көн арта. Китапка игътибар булу, аның авторы Камил Аблязовның “Ел китабы авторы” титулына лаек табылуы татарларның тарихны өйрәнүен дәлилли. Аннан соң халыкны алдап булмый, китап авторын халык интернетта үзе сайлап алды бит.

Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров белдергәнчә, Камил Аблязов татар тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертте һәм чын татар тарихын ачты.

Фото: info-islam.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*