tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессына – 25 ел
Бөтендөнья татар конгрессына – 25 ел

Бөтендөнья татар конгрессына – 25 ел

Нәкъ 25 ел элек әлеге көнне, ягъни 1992 елның 19 июнендә, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында Бөтендөнья татар Конгрессы ачыла. Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Указы буенча 1992 елның 19-21 июнендә тарихта беренче тапкыр уздырыла.

Беренче съездның максаты татар халкын барлау, уяту, бер-берсе белән танышып багланышларны ныгыту, рухи бердәмлекне раслау булды.

Әйе, элек-электән үз тормышының иң җитди мәсьәләләре турында уртага салып сөйләшер һәм аларны хәл итәр өчен ата-бабаларыбыз җыенга җыелганнар. 90нчы еллар башында милләтебез чын-чынлап уяна баш­лады. Татарстан һәм сәяси, һәм икътисадый яктан мөстәкыйль дәүләт булу юлына басты. Нәкъ менә шул чакта, бөтентатар җыенын оештырып, җитди мәсьәләләрне кичектер­мичә бергәләшеп карау мөмкинлекләре туды. Әлеге мәсьәләләр буенча фикер алышу, аларны чишү юлларын табу өчен Конгресска төрле җирләрдән меңнән артык кеше килде. Алар арасында Австралия, Кытай, Польша, Румыния, АКШ, Турция, Финляндия, Япония, Латвия, Литва, Эстония илләреннән, аеруча Төркиядән Премьер-министрның баш киңәшчесе Кемал әфәнде Зей-бәй, Төркиядә яшәүче кардәшлә­ребез — бизнесмен Фәрит Бичури, галим Надир Дәүләт, ерак Япониядән озын юлны якын итеп килгән Темимдар Мохит,  Австралиядә яшәүче бизнесмен Рөстәм Садри,  чит илләрдәге милләттәшләребездән беренче булып Казанда укып киткән Айнур Низаметдин бар иде. Конгресс эшендә шулай ук Үзбәкстан, Укра­ина, Кыргызстан, Казагыстан, Башкортстан һәм Россиянең бик күп өлкәләрендә яшәүче кардәшләребез һәм ул төбәкләрнең җитәкче­ләре катнашты.

Тарихи съездның беренче өлешендә Татарстан Премьер-министры Мөхәммәт Галләм улы Сабиров, икенче яртысында – Татарстан Республикасы Югары Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин рәислек итте.

Пленар утырышта иң беренче булып Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев сүз тотты.

“Минем Указ нигезендә чакырылган бу Конгресс татарлар яши торган төбәкләрдә халыклар арасындагы дуслыкны тагын да ныгытуга юнәлдерелгән фактор булып хезмәт итәр дип өметләнәм һәм моңа иманым камил, – дип, конгресска зур өметләр баглавын җиткерә ул үзенең чыгышында. – Безнең ниятләребез ак, алар беркемнең мәнфәгатенә дә аяк чалмый һәм без бу хакта бөтен дөнья каршында ачыктан-ачык әйтәбез. Без дөнья җәмәгатьчелеге аңында “явыз” татарлар, татар-монгол изүе хакында  уйдырмаларны юк итәргә, безнең халкыбызга һәм республикабызга карата ялган карашларны бетерергә тиешбез. Бу – безнең бурыч”.

“Ниятебез изге, юлыбыз туры” дип исемләнгән чыгышында ул татар халкының ачы, михнәтле язмышы, көчле рухлы, каһарман йөрәкле, мәгърифәтле, ярдәмчел, татарларның дөнья мәдәниятын үстерүгә шактый зур өлеш кертүләре һәм  татарлар үзләрен беркайчан да кол итеп тоймаганлыклары хакында азсызыклап үтте. Алга таба ул Татарстан Республикасының северенлыгын саклап калу, аның киләчәге хакында тәфсиләп сөйләде.

“Без үз юлыбызны сайладык. Бернигә дә карамастан, без сайлаган юлыбызга тугры калдык һәм референдумны тиешле югарылыкта уздырдык, – дип фикерен белдерде Минтимер Шәймиев. – Без Татарстанның борылыш чорына аяк басуын яхшы аңларга һәм яңа чынбарлыкка туры килерлек сәяси фикерләү булдырырга тиешбез. Татарстанның позициясе торган саен дөньяда аңлау  таба һәм хөрмәт казана бара.

Без сәясәтебезнең һәм экономикабызның нигезен тәшкил итүче үз суверенлыгыбызны корбан итә дә һәм шул ук вакытта Россия белән озак еллар яшәп килгән экономик һәм мәдәни элемтәләрне өзә дә алмыйбыз. Без үзара мөнәсәбәтләрдә иң кулай һәм җайлы юлларны табарга тиешбез. Экономикабыз да, геополитик хәлебез дә, Россиядә миллионлаган милләттәшләребезнең яшәве дә моны эшебездә исәпкә алырга мәҗбүр итә. Без тулаем татар халкы турында уйларга бурычлы. Мин Татарстан бөтен татар диаспорасын берләштерүче булырга һәм Россиянең милли сәясәтенә җитәрлек дәрәҗәдә йогынты ясарга тиеш дип исәплим”.

Казан дәүләт университетының тарих факультеты деканы,  профессор Индус Таһиров чыгышы котлаудан башланып китте. Беренче нәүбәттә ул җыелган халыкны тарихта иң беренче бәйрәм, татар халкының беренче мәртәбә бөтен дөньядан бергә җыелу бәйрәме белән тәбрик итте. “Бу – тарихи факт, ул безнең милли үзаңыбызның чагылышы.- дип дәвам итте чыгышын. – Безнең бүгенге тарихи җыеныбыз, тарихи Корылтаебыз шул үзаңны  үстерүгә зур этәргеч булыр, дип уйларга мөмкинлек бирә. Һәм безнең бүгенге  җыелышыбызның төп максаты – тарихта, дөнья халыклары арасында лаеклы урын алырга омтылышның чагылышы”.

Башкортостан Министрлар Советы Рәисе Марат Миргазямовның чыгышы да игътибарга лаек. “Ике тугандаш халыкны, татарларны һәм башкортларны, элек тә һәм хәзер дә язмышларның якынлыгы берләштерә, -дип белдерде ул. – Безне Казанга тирән бердәмлек хисе, чишелмәгән проблемаларны бөтен халык белән тикшерергә омтылыш китерде, чөнки тарихның борылыш моментларында өлкәннәрне дә, яшьләрне дә, ерактагыларны да, якыннарны да тыңлаудан башка акыллы нәрсә юк.

Тарих үзе безгә татар халкы кебек ышанычлы кардәшләребезне һәм суверен Татарстан Республикасы кебек күркәм туганыбызны бирүе белән без бик уңдык. Мин бу Бөтендөнья конгрессы тугандаш Татарстанның, татар халкының арытабан прогресс юлы буйлап омтылышчын хәрәкәтендә әһәмиятлы этап булыр, дип өметләнәм”.

Россия Федерациясе оешып, үзенең яңа тарихи битләрен яза башлаган чорда татарларның үз республикасын булдырып, дөньякүләм татар Корылтае уздыруының әһәмиятен Россия Югары Советы Рәисенең урынбасары Юрий Яров та билгеләп үтә: “Татарстан Республикасы кебек күпмилләтле дәүләт өчен барлык милләтләрнең һәм халыкларның рухи яңарышы һәм үсеше мәсьәләләре, аларның милли үзенчәлекләрен саклау аерым бер әһәмияткә ия. Татар халкының вәкилләре дөньяның бик күп ииләрендә эшлиләр һәм дөнья гомумкешелек кыйммәтләре хәзинәсенәүз өлешләрен  керттеләр. Бу күзлектән караганда, сезнең Конгрессыгыз татар халкын берләштерүдә һәм Татарстан Республикасының арытабан  үсешендә көчле үзәк булып әверелүе ихтимал”.

Финләндиядәге “Исламия” татар җәмгыяте рәисе Окан Дахер үз чыгышында дөньяның төрле почмакларында сибелгән башка татарларның да  кайбер уртак мәдәни ихтыяҗлары турында әйтеп уза. Аеруча сүз Казаннан татарча  тапшырулар алып баручы, кыска дулкынлы радионың, соңрак телевизион тапшыруларының да кирәклеге хакында барды.

Бер-бер артлы чыгышлар дәвам итә. Чыгыш ясаучылар арасында: Үзбәкстан Республикасы мелиорация министры Рим Гыйниятуллин; Европа һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин; Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов; Татарстан Республикасы чуаш мәдәни үзәге рәисе Николай Степанцев; Татарстан Республикасының Әтнә районы “Искра” колхозы  рәисе Фәйзи Галиев; Төркиянең Измир университеты  профессоры Мостафа Өнәр; Казагызтандагы Татар иҗтимагый-мәдәни ассоциациясе президенты, профессор Морат Кәримов; Чувашстан Республикасы Югары Советы Рәисе Эдуард Кубарев; Төркия Премьер-министрының баш киңәшчесе Намыл Кемал Зей-бей; армия генералы, хәрби фәннәр докторы, профессор Мәхмүт Гәрәев; Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Марат Мөлеков; Коми Югары Советы Рәисе урынбасары Валерий Патолицын; Истанбулның Мәрмәрә университеты профессоры (Төркия) Надир Дәүләт; Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр институтының кафедра мөдире, профессор Абдулхан Әхмәтҗан; Санкт-Петербург шәһәре  татар мәдәни үзәге әгъзасы, хәрби артиллерия подполковнигы, академик Юныс Сибгатуллин; Оренбург шгәһәре милли-мәдәни үзәк әгъзасы Рафаэль Фазылов; Язучылар берлеге рәисе Ринат Мөхәммәдиев; Әзербәйҗаннан Рафаил Ильязов; Милли мәҗлес рәисе, Татарстан Югары Советы депутаты Тәлгать Мидхәт улы Абдуллин; Удмуртия Татар иҗтимагый үзәе рәисе Мәсгут Гаратуев. Хисләрнең ташып торуы, күңел ярсулары да чыгышларның төпле булуына, җитди мәсьәләләр күтәрелүенә комачаулык итә алмый.

Чыгышлар арасында алып баручылар Конгресс исеменә килгән телеграммалар, хатлар белән даими таныштырып барды. Алар арасында Россия Федерациясе Президенты Б.Н.Ельцин; Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты Абульфаз Эльчибей: Казахстан Республикасы Югары Советы Рәисе Абдильдин; Украинаның милләтләр эшләре буенча комиетт рәисе О.Олененко; Әзәрбәйҗан халкы демократик партиясе; Чехословакиянең 16 шәһәренең почетлы гражданины Баян Мурзин; Коми Республикасы Югары Советы Рәисе Спиридонов; Удмуртия Республикасы Югары Советы Рәисе Валентин Тубылов, Россия Федерациясе Югары Советының Милләтләр Советы Рәисе Рамазан Абдулатыйпов; Халык депутатларының Кемерово өлкә советы Аман Тулеев юллаган телеграммалар да бар.

Бөтендөнья татар конгрессының беренче съездының пленар утырышы Бөтендөнья татар конгрессы карарын һәм Дөнья халыкларына  һәм дәүләтләренә, Берләшкән Милләтләр оешмасына Бөтендөнья татар конгрессы Мөрәҗәгатен кабул итү белән тәмамланды.

Пленар утырышта 25 кешедән торган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты сайланды:

  1. Таһиров Индус Ризак улы – Казан дәүләт универси­тетының кафедра мөдире, Татарстан Республикасы Фәннәр ака­демиясе член-корреспонденты;
  2. Гайфуллин Васыйл Гайфулла улы – Татарстан Республикасы халык мәгарифе министры;
  3. Таишев Марсель Мазһар улы – Татарстан Республикасы мәдәният министры;
  4. Хәсәнов Мансур Хәсән улы – Татарстан Республика­сы Фәннәр академиясе президенты;
  5. Хәйруллин Илгиз Кәлимулла улы – Татарстан дәүләт теле-радиокомпаниясе президенты;
  6. Зәкиев Мирфатыйх Зәки улы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры, академик;
  7. Йосыпов Рүзәл Абдуллаҗан улы – Казан дәүләт педа­гогия институты ректоры;
  8. Мусин Флүн Мослах улы-профессор, «Мирас» журйалының баш мөхәррире;
  9. Туфигуллова Роза Рәх­мәтулла кызы – «Сөембикә» журналының баш мөхәррире;
  10. Вәлиев Римзил Салих улы – «Дөнья» газетасы баш мөхәррире;
  11. Мөхәммәдиев Ринат Сафа улы – Язучылар берлеге идарәсе рәисе;
  12. Фокин Аркадий Васильевич – Казан дәүләт университеты доцен­ты, керәшеннәрнең этнография, мәдәният җәмгыяте рәисе;
  13. Рифат Таби -АКШның Нью-Иорк шәһәре физика-технология институты профессоры;
  14. Айнур Низаметдин – Хельсинки шәһәренең «Исламия» гагар җәмгыяте әгъзасы, Финләндия;
  15. Нигъмәтуллин Роберт Искәндәр улы – Россия Фәннәр академиясе академигы, Төмән шәһәреннән;
  16. Кәримов Морат Габделхәй улы – профессор, Казагыстанның Татар иҗтимагый-мәдәни ассоциациясе пре­зиденты;
  17. Поварисов Суфиян Шәмсетдин улы – Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы профес­соры, Уфа шәһәреннән;
  18. Гыйниятуллин Рим Абдулла улы – Үзбәкстан мелиорация министры, Ташкент шәһәреннән;
  19. Биккинин Наил Бари улы – Россия Фәннәр академиясе член-корреспонденты, Мөселман халыкларының халыкара үсеш фонды әгъзасы, Мәскәү шәһәреннән;
  20. Сәгыйтова Энҗе Кәрим кызы – Россия милли китапханәсенең бүлек мөдире, Санкт-Петербург шәһәреннән;
  21. Сабитов Илдус Кәрим улы – юрист, милли мәдәни үзәк рәисе, Рига шәһәре, Латвиядән;
  22. Измайлов Әхияр Яхъя улы – «Дуслык» милли мәдәни җәмгыятенең өлкә рәисе, Әстерхан шә­һәреннән;
  23. Урусов Равил Алимҗан улы – Көньяк Урал машина төзү заводының генераль директоры, Орск шәһәре, Оренбург өлкәсеннән;
  24. Әмиров Рәшит Салих улы – Пермь өлкәсе, Барда шәһәре район Советы рәисе;
  25. Сәлимҗанов Марсель Хәким улы – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры.

Башкарма комитет рәисе итеп Казан дәүләт университетының кафедра мөдире, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе член-корреспонденты Индус Таһиров сайланды.

Съезд делегатлары икенче көнне төркемнәргә бүленеп 15 секция эшендә катнашты:

  • “Татар халкы тарихы”;
  • “Милли мәгариф системасын үстерү мәсьәләләре”;
  • “Татар мәдәнияте үсеше мәсьәләләре”;
  • “Татарстанда фәнне үстерү мәсьәләләре”;
  • “Массакүләм информация һәм нәшрият”;
  • “Татар телен үстерү мәсьәләләре”;
  • “Милли белгечләр хәзерләү мәсьәләләре”;
  • “Мирас һәм заман”;
  • “Татар эшмәкәре”;
  • “Милләт, хатын-кыз һәм гаилә”;
  • “Иске татар бистәсе: үткәне һәм киләчәге”;
  • “Татар эмиграциясенең тарихы һәм бүгенге хәле”;
  • “Яшьләр мәсьәләләре”;
  • “Татарстан Республикасы дипломатиясе һәм халыкара элемтәләре”;
  • “Милли һөнәрчелекне тергезү”.

1992 елда узган Бөтендөнья татар конгрессының иң беренче съезды татар дөньясы өчен зур вакыйга булды. Дөньяның төрле кыйтгаларына сибелеп яшәгән, бер-берсен күрергә тилмереп өзгәләнгән татарларны тарихта беренче тапкыр Казанга Корылтайга җыю милләтебез киләчәгенә өмет белән карарга ышаныч тудырды, сүнеп барган милләт учакларын кабат кабызырга этәргеч булды. Татарларның берләшүе халык өчен генә түгел, ә  җиһанга яңа аяк баскан өр яңа республика – Татарстан өчен олы терәк була алды. Яшәү мәмләкәтләре төрле-төрле булуга карамастан, Татарстан Президентын милләттәшләребез татарлар Президенты итеп берсүзсез кабул итте.

Бу Бөтендөнья татар конгрессының беренче адымнары иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*