tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстаннан милләттәшләребез булып китте
Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстаннан милләттәшләребез булып китте

Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстаннан милләттәшләребез булып китте

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкортстанның Тәтешле районыннан килгән кунакларны кабул итте. Мәркәзебез Казанны күрергә, башкалабыздагы татар рухын тоярга килгән милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров кабул итте.

Ринат Закиров Башкортстан татарларын кайнар сәламләде һәм кайдан килсәләр дә, милләттәшләребезне кабул итәргә шат булуын әйтте. Башкортстан гомер-гомергә Татарстан белән янәшә атлый торган төбәк икәненә басым ясады.

Конгресс бинасындагы һәр очрашу милләтебез язмышы, киләчәге турында сөйләшүгә әверелә. Бу юлы да сүз яшь буынны чын татарлар итеп тәрбияләү, татар авылларын саклап калу, халык исәбен алуга әзерлек турында булды.

Ринат Закиров билгеләп узганча, безнең тарихыбыз бик бай – дөньякүләм танылган шәхесләребез, төзек тәрбия системабыз бар, телебез иң бай, камил телләрнең берсе. Шуңа күрә безгә беркайчан да мескенләнергә кирәкми дип белдерде ул. Ул Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан дистәләгән проектның гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Бу башлангычларның әһәмиятен ассызыклап үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*