tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Бюро утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессында Бюро утырышы узды

18 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросы утырышының чираттагысы булып узды. Аның эшендә Бюро әгъзалары: Разил Вәлиев, Рөстәм Ганиев, Дамир Исхаков, Фәрит Уразаев, Эдуард Ганиев, Рафыйк Мөхәммәтшин һәм Башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре катнашты.

Утырышны Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров алып барды. Көн тәртибендә беренче булып 18-20 май көннәрендә узачак VIII “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына кагылышлы мәсьәләләр каралды.  Форумның кыскача программасы, делегатлар географиясе белән рәиснең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев таныштырдылар. Быелгы Татар дин әһелләре форумында Татарстан һәм Россиянең  68 регионыннан 1050 делегат катнашуы көтелә. Җыенда Болгар академиясе, татарларның милли үзаңы, вакытлы матбугат, гаилә һәм башка темаларга кагылышлы мәсьәләләр күтәреләчәк.

Көн тәртибендә каралган икенче мәсьәлә ул да булса Сабантуйлар һәм аларның уздырылу графикларына кагылышлы иде. Быел Россия регионнарында, Ерак һәм Якын чит илләрдә 337 Сабантуй узачак.  ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан Россиянең 59 төбәгендә – 257 һәм 32 чит илдә – 80 сабантуйның даталары расланган. Шулай ук 24-28 апрель көннәрендә Казанда чираттагы “Сабантуй укулары” да узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*