tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Пермь крае вәкилләре белән очрашу
Бөтендөнья татар конгрессында Пермь крае вәкилләре белән очрашу

Бөтендөнья татар конгрессында Пермь крае вәкилләре белән очрашу

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Пермь краеннан кунаклар кабул итте. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров белән очрашуга Пермь краеның Барда районы Татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе, Бөтендөнья Татар конгрессының Пермь краендагы вәкиле Сәлим Назин һәм “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасының Совет рәисе урынбасары, крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Хавыев килгән иде.

Очрашу барышында Казанда 2-4 апрельдә узачак Бөтөнроссия Төбәк тарихын өйрәнүчеләр конференциясенә Пермь краенда әзерлек мәсьәләләре турында сүз кузгатылды. Барда районы вәкилләре бу чарада үзләренең милли мираслары белән таныштыру өчен концерт куячак. Шулай ук Барда районының милли мирасына багышланган китап белән таныштыру булачак. Бу китапны Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бастырган. Конференция кысаларында әлеге басманы бөтен илдән чыелган төбәкне өйрәнүчеләр алдында тәкъдим итәчәкбез, дип сөйләде Сәлим Назин.

Шулай ук 16 февральдә Пермь крае татар авыллары II икътисади җыены узарга тиеш. Быел аңа “Үсеш ноктасы” дигән исем бирелгән. Бүгенге очрашу шушы чараны оештыру мәсьәләләрен төгәлләштерү өчен оештырылган.

“Пермь крае татар авыллар II икътисади җыенының форматы, кайда һәм ничек үтәчәге, анда чыгыш ясаучылар, күпме кеше катнашачагы хакында сөйләштек. Алга таба Конгресс бу эштә ничек булыша ала, кемнәрне җибәрә ала, финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлекләре турындагы мәсьәләләрне дә күтәрдек. Бу сораулар буенча үзебез өчен ачыклык керттек”, – дип очрашуның асылы турында сөйләп үтте Алмаз Хавыев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*