tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Ремзи Ильясов булып китте
Бөтендөнья татар конгрессында Ремзи Ильясов булып китте

Бөтендөнья татар конгрессында Ремзи Ильясов булып китте

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Кырым Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Кырым” иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Ремзи Ильясовны кабул итте. Чарада шулай ук БТК бюросы әгъзалары катнашты. Очрашу барышында ике яклап фикер алышу, татар халкының узганы, аеруча тарихта тоткан урыны, заманаларның нинди булуына карамастан ирешкән нәтиҗәләре, бүгенге көндә дә телдән төшмәс, милли геройларга әйләнгән шәхесләре телгә алынды.

Ринат Закиров Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты эшчәнлеге, алда торган бурычлар, татар милләтенең бүгенге торышы турында искәртеп үтте. Ремзи Ильясов исә кырымтатар халкының узганы һәм бүгенге хәләте, алда торган бурычлар турында сөйләде.

Россия ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин кырымтатар яшьләренә Казанда үзе җитәкчелек иткән югары дини уку йортында белем алырга ярдәм итәчәген җиткерде.

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров да Кырым Республикасы белән элемтәдә торуларын, хәтта Бахчисарай районында агачлар утыртып Дуслык аллеясы барлыкка килүе турында азсызыклап, киләчәктә тә бергәләп хезмәттәшлек итәргә теләктәшлек белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*