tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Республикакүләм “Татар кызы 2020” бәйгесенең финалистлары җыелды
Бөтендөнья татар конгрессында Республикакүләм “Татар кызы 2020” бәйгесенең финалистлары җыелды

Бөтендөнья татар конгрессында Республикакүләм “Татар кызы 2020” бәйгесенең финалистлары җыелды

Бүген, 27 гыйнварда, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Республикакүләм “Татар кызы 2020” бәйгесенең финалистлары җыелды.

Түгәрәк өстәл янында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Халыкара “Татар кызы” бәйгесе дирекциясенең Башкарма директоры Гүзәлия Гыйниятуллина, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе Кадрия Идрисова, шулай ук бәйге остазлары зона турларында җиңеп чыккан 12 кыз белән сөйләштеләр.

“Татар кызы” конкурсының җитәкчелеге гүзәл затларны финал нечкәлекләре белән таныштырды. Гүзәлия Гыйниятуллина белдергәнчә, быел аерым басым шәҗәрә өйрәнүгә биреләчәк. Белгечләр кызларга ничек үз нәселләрен өйрәнергә кирәклеген аңлатачак. Шулай ук бәйге кысаларында тарихи интенсив та каралган. “2 көн дәвамында лекторлар бөек татар хатын-кызлары турында, татар костюмы турында кызларга сөйләячәк”, – диде ул.

Татарстан Республикасының халык артисты, «KAZAN» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Халыкара “Татар кызы” бәйгесенең баш режиссёры Чулпан Закирова кызларга конкурска җаваплы карарга өндәде. “Бу бәйге – зур мөмкинчелек. Алдагы тормышыгызда әлеге бәйге ниндидер башлангыч булырга мөмкин”, – диде Чулпан Ринат кызы.

Исегезгә төшерәбез, 6 мартта Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Республикакүләм “Татар кызы 2020” бәйгесенең финалы узачак.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*