tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында яңа “иске” кеше!
Бөтендөнья татар конгрессында яңа “иске” кеше!

Бөтендөнья татар конгрессында яңа “иске” кеше!

Дүшәмбе көн 1 июньдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты аппаратына рәиснең беренче урынбасары итеп билгеләнгән Данис Фәнис улы Шакиров тәкъдим ителде. Ул татар конгрессы эшчәнлеген күзәтеп барган һәркемгә яхшы таныш кеше. Данис Шакиров берничә ел татар конгрессында эшләп, тәҗрибә туплаган белгеч, оешма эшенең бар нечкәлеген эчтән белә. Бу җаваплы вазифа йөкләнгәч тә, ул һәрвакыттагыча бар эшне әйдәп җитәкләп барачагына шик юк. Уңышлар телибез!

Белешмә өчен:

Данис Фәнис улы Шакиров 1988 елның 15 октябрендә туган.

2006-2011 елларда Казан (Идел буе) федераль университетында “Филология” белгечлеге буенча укып, “кызыл” диплом белән тәмамлый.

2011-2014 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында әйдәп баручы референт, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасындагы җирле оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе.

2014-2015 Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли идарәсендә төбәкара хезмәттәшлек эшләре белән шөгыльләнә.

2015 елның 1 июненнән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*