tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин “Рәйхан” хатын-кызлар клубы үткәргән чарада катнашты
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин “Рәйхан” хатын-кызлар клубы үткәргән чарада катнашты

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин “Рәйхан” хатын-кызлар клубы үткәргән чарада катнашты

17 гыйнвар көнне, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин “Рәйхан” хатын-кызлар клубының бер еллыгына багышланган күркәм чарада катнашты.



Халисә Мәсгуть кызы Мөхәммәдиева (әдәби псевдонимы – Халисә Рәйхан) канаты астында барлыкка килеп, актив эшләүче бу оешма, пандемияга да карамастан, бер ел эчендә шактый күркәм эшләр башкарган. Чара барышында үткән елга нәтиҗә чыгарылып, 2021 елга максатлар куелды. “Рәйхан” клубының иң актив әгъзаларына Альфред Әмир улы Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын тапшырды.



Җырга-моңга үрелеп барган чара кунакларның күңелен җилкендереп, туган елда милләт өчен тагын да активрак эшләргә көч-дәрт бирде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*