tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге балалар бакчасында күчмә утырыш уздырды
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге балалар бакчасында күчмә утырыш уздырды

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге балалар бакчасында күчмә утырыш уздырды

Бүген  башкаланың Идел буе районындагы “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 379 нчы санлы балалар бакчасы”нда Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге күчмә утырыш үткәрде.

БТКның Казан бүлеге рәисе, “Болгар” хәйрия фонды җитәкчесе Фәрид Мифтахов, рәис урынбасары Рәмзия Галләметдинова, БТК вәкиле Айрат Фәйзрахманов, Казан шәһәре Совет районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Талия Әхмәтшина, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф Идарәсе белгечләре әлеге белем бирү учреждениесендә милли тәрбия бирү методикасы белән танышты. Кунаклар өчен әлеге балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар татар телендә “Чыршы янында” дип исемләнгән Яңа ел кичәсе, “Интернет-кибет”, “Тамчы-шоу”, “Яңалыклар” уены, “Куян кызы” әсәреннән өзек күрсәтте.

Шулай ук күчмә утырышта катнашучылар милли тәрбия, татар телен өйрәтү методикасы, балалар бакчасы һәм гаилә арасында хезмәттәшлек үсешендә заманча алымнар турында фикер алышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*