enrutat
Баш бит / Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге “Әтрәч” укуларында
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге “Әтрәч” укуларында

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге “Әтрәч” укуларында

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, IV нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Нурлат якташлар оешмасы рәисе, Фәрит Мифтахов инде 10 ел рәттән “Әтрәч укулары”нда катнаша. Алар бу изге эшне Казанның “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә рәисе Ильяс хәзрәт Җиһаншин белән берлектә башкаралар. Быел да 16 нчы июнь көнне алар Конгресстан зур автобус белән бу изге, матур чарага, Әтрәчкә юл тоттылар. Әтрәчлеләр аларны хөрмәт итеп, гореф-гадәт буенча ипи-тоз белән каршыладылар.

Матур, төзек зиратлар, күренекле шәхесләребезнең каберлекләрен тәртиптә тоту – халкыбызның рухи-дини саулыгы, үткәндәге тарихка аерым хөрмәте билгесе. Дөрес, атеизм чорларында да әби-бабайларыбыздан “менә бу урында борынгы кабер ташлары бар, бу тирәләрне сөрмәгез, көтү йөртмәгез, зыярәт булуы ихтимал” дип әйтүләрен ишеткәли идек.

Каберлекләрне чардуганнар белән әйләндереп алуларын, вакыт табып шуларны зыярәт кылуларын күргәли идек. Әмма бу ярым яшерен эшләнә, артык сөйләнми иде. Акылга, хәтергә таянып эш иткән өлкәннәребез үзләренә кадәр килеп киткән галимнәренә, төбәкнең хөрмәтле дин әһелләренә әнә шундый хөрмәт күрсәткән, онытырга юл куймаган, кулын догага күтәргән.

Аллаһка шөкер, узган гасырның 90 нчы елларында башланган дин иреге халкыбызга бергә җыелып, зурлап зыярәт кылуларга, дога ирештерүләргә юл ачты. Халкыбыз күңеленә гасырлар буе уелган һәм әлеге каберлекләргә сак карау, хөрмәт йөзеннән “Изгеләр зираты” дип аталган җирләр татарларыбыз, мөселманнарыбыз яшәгән төбәкләрдә байтак.

Бу татар дөньясында ислам белән бәйле урыннарны саклауда һәм торгызуда да күренә. Моннан нәкъ 10 ел элек Тәтеш районының Олы Әтрәч авылында да шушы төбәктә 12-14 гасырларда яшәп, бакыйлыкка күчкән атаклы шәхесләрне барлап, аларның кабер ташларын, тарихларын өйрәнеп, шактый бай мәгълумат язып эленгән Туфан Миңнуллин башлангычында һәм аның абыйсы Альберт ярдәмендә оештырылган бу комплекска хәзер халык сукмагы эзелми.

Ел да, җәй башында, тирә-як халкы Әтрәч укуларына җыела. Татарстан “Изгеләр зираты” тарихи һәйкәл комплексы ачылды, Әтрәч укуларына нигез салынды. Ел саен Тәтеш районы җитәкчеләре, муллалар, абыстайлар, районның җәмәгать оешмалары барысы да бер булып хәтер яңарталар. Тарихи зират янында Коръән укыла, вәгазьләр сөйләнә. Ел да бергәләп дога кылынган, Аллаһ сүзе яңгыраган урыннан рухи азык алып таралыша халык. Бу укулар ерак араларны якын итеп кайткан кунакларга да, биредә яшәүчеләргә дә үткәне һәм бүгенге эш-гамәлләре, киләчәге хакында уйланырга, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә этәргеч бирә.

“Әтрәч укулары”ның быелгысын да якташлары Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Апанай мәчете имам-хатыйбы, яшь галим Нияз хәзрәт Сабиров күңелләргә җиткереп вәгазь сөйләделәр, Коръән укып, дога кылдылар. Ничәмә-ничә йөз кеше бер рухта кулларын күтәреп әрвахларга дога кылды, бу җирләргә бәрәкәт, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык, хәерле тормыш теләде. Күңелләр нечкәрде, күзләр яшьләнде…

“Әтрәч укулары” күп гасырлар элек бәреп чыккан, телдән-телгә күчкән риваятьләргә шаһит чишмә буенда дәвам итте. Җыелган халык район мөхтәсибенең, авыл мулласының вәгазьләрен, мөнәҗәтләрен тыңлады. Ул арада өйлә намазына дәшеп, азан яңгырады. Бергәләп намаз укыдылар .Зыярәт кылу, әрвахларны искә алу белән башланган көн бик бәрәкәтле булды. Тарихка хөрмәт йөзеннән оештырылган дини чаралар халкыбыз көтеп алган милли, рухи бәйрәмебез Сабан туе белән дәвам итте. Бөтендөнья татар конгресының Казан бүлеге кунакларга Сабатуй бүләге итеп үзләренен матур чыгышларын – җырларын җиткерделәр.

Олы һәм Кече Әтрәч халкына гына түгел, күрше-тирә районнардан да кунак булып килгән олысы-кечесе өчен онытылмаслык бәйрәм оештырдылар әтрәчлеләр. Дини асылыбызны сакларга тырышуларын, татар халкы булып калу, гореф-гадәтләребезне дәвам итү, яңалары белән баету үрнәкләрен күрсәтә алдылар. Зиярат кылырга, “Әтрәч укулары”нда катнашырга килгән Казан кунаклары да, Бөтендөнья татар конгресының Казан бүлегеннән килгән үзешчәннәр дә, һәм Казан шәһәре Нурлат якташлар өешмасы кунаклары да әлеге дини-милли рух белән сугарылган өч зур чараны бер көнне оештыра һәм матур итеп уздыра алган тәтешлеләргә рәхмәт әйтеп, киләсе очрашуларга кадәр дип, китер юлга кузгалдылар.

Вәсилә Рәхимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*