tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге Нурлатта хәйрия концерты уздырды
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге Нурлатта хәйрия концерты уздырды

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге Нурлатта хәйрия концерты уздырды

Узган атнада Нурлат шәһәре Мәдәният сараенда «Болгар» милли хәйрия фонды, Нурлат якташлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге тарафыннан оештырылган хәйрия концерты узды. Хәйрия концертында җыелган акчалар Нурлат интернат-мәктәбенә бүләк булды.

Катнашучыларны һәм кунакларны район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов, ТР “Болгар” милли хәйрия фонды рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан шәһәр оешмасы җитәкчесе, Нурлат якташлыгы җитәкчесе Фәрид Мифтахов, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар Нурлат интернат – мәктәбе директоры Ольга Бурнашева сәламләү сүзләрен җиткергән.

  • Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле буларак та, Нурлат якташлыгы вәкиле буларак та без Яшел Үзәннең Норлатына да, Нурлат районындагы коррекцион мәктәпкә дә кайтып йөрибез. Ураза бәйрәменә дә, уку елы башланыр алдыннан да аларга игътибар күрсәтергә тырышабыз. Бу юлы без Инвалидлар декадасы уңаеннан Нурлат интернат мәктәбенә ярдәм акциясе буларак Хәйрия концерты оештырырга булдык. Нурлаттан чыккан артистларны, җырчыларны алып кайттык. Концертка сатылган билетлардан кергән акчаны шул мәктәпкә тапшырдык. Нурлат якташлыгы исеменнән, билет сатылудан кергән акчадан тыш, тагын 50 мең сумлык сертификат та бүләк иттек, – дип сөйләде Фәрид Мифтахов.

Сәхнәдә Фәрит Мифтахов үзе, Әлфинә Әхмәтҗанова, Сиринә Зәйнетдинова, Рамил Мифтахов, Рөстәм Насыйбуллин, Искәндәр Гайсин, шулай ук Умар Бикбаеев, Никита Сурков, Әкбәр Сәмигуллин, «Гармония» инструменталь триосы чыгыш ясаган.

Шәһәр мәдәният йорты фойесында Нурлат интернат – мәктәбе укучылары куллары белән ясалган әйберләрне сату күргәзмәсе оештырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*