enrutat
Баш бит / Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсенең күчмә утырышында катнашучылар: Милләт һәм дин — аерылгысыз
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсенең күчмә утырышында катнашучылар: Милләт һәм дин — аерылгысыз

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсенең күчмә утырышында катнашучылар: Милләт һәм дин — аерылгысыз

Тел, дин, милләт төшенчәләре аерылгысыз. Аларның һәркайсы бергә булганда, бер юнәлештә атлаганда гына яшәргә сәләтле. Мәдәният, сәнгать, мәгариф, гореф-гадәтләребез шул очракта гына сакланып калачак һәм үсешкә ирешә ала. Бүген Казанның 4 номерлы интернат-гимназиядә җыелган дин әһелләре, мәгариф өлкәсе, Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре шушы фикерләрне бертавыштан диярлек җиткерде.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе Казанның Киров һәм Мәскәү районы администрацияләре белән берлектә “Милли һәм дини хәрәкәт” дигән темага күчмә утырыш уздырды. Утырыш Кемероводагы фаҗигада һәлак булганнарны искә алу белән башланды.

Утырышны Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов алып барды.

Утырышта катнашкан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева сүзләренчә, утырышта катнашкан кешеләрне татар теле, мәдәнияте өчен җан ату берләштерә.

“Без барыбыз да татар мәдәнияте чәчәк атсын өчен тырышабыз. Шәһәрдә моңа ирешү җиңел түгел. Авыл турында сүз барса бер хәл. Анда бер мәдәният йорты – мәдәният үзәге. Шәһәр ул шәһәр инде. Глобальләшү бер яктан уңай үзгәрешләр китерсә, икенче яктан тискәреләрен дә алып килә. Безнең бурычыбыз элек-электән рухи кыйммәтләре, традицияләре, тарихыбыз белән данлыклы Татарстанны саклап калу. Кая гына барсак та, бездән сез боларны ничек саклый алдыгыз, эшне ничек шул рәвешле төзи алдыгыз дип сорыйлар. Без исә моның дәүләт органнары казанышы түгел, ә аерым кешеләр, активистлар тырышлыгы дип искәртеп киләбез”, — дип белдерде Анастасия Исаева.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, “Апанай” мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров утырышта катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламәләде. Һәм утырышның темасы гаять актуаль булуын искәртте.

“Ислам дине – камил, саф дин. Безнең халкыбыз мең елдан артык ислам дине буенча яши, Әлһәмдүллиләһ. Халкыбыз дин аркасында төрле өлкәләрдә зур уңышларга иреште. Динебез ярдәмендә халкыбыз үз гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен саклап кала алды. Шуңа күрә дин кыйммәтләренә игътибарлы булырга кирәк”, — ди Нияз хәзрәт.

Ул Аллаһы Тәгаләнең кешеләрнең бер-берсен тануы өчен төрле милләтләргә аерганын, моның амәнәт булып торуын билгеләп үтте. “Без амәнәтне сакларга, балаларыбызга әһәмиятен аңлатырга тиеш. Глобальләшү процессында милли үзенчәлекләрне саклап калу бик мөһим, дин моңа ярдәм күрсәтә. Милләт һәм дин әһелләре бергә эшләсәләр, зур уңышларга ирешә алачаклар”, — дип саный Нияз хәзрәт.

Аның сүзләренчә, кайбер кардәшләребез татар телен белү нигә кирәк, имештер инглиз телен белү әһәмиятлерәк, диләр.  Мондый мөнәсәбәт, битарафлык тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне, рухи байлыгыбызны белмәүдән килә. Шуңа күрә безгә тарихыбызны, рухи мирасыбызны өйрәнергә кирәк, ди ул.

«Рамазан” мәчете имамы Солтан хәзрәт Морадинов районда дин үсеш алуына игътибарны юнәлтте. Ул татар телен белмәгән һәм белергә теләмәгән катнаш никахтан туган Артем исемле малай турында сөйләп китте. Мәктәптә татар теле укытучысы алмашынып, яңа укытучының дәресне кызыклы итеп алып баруы малайда татар теленә карата хөрмәт, мәхәббәт уята алган. Бу хәлне үрнәк итеп күрсәтеп, Солтан хәзрәт телне өйрәтүдә укытучының ролен ассызыклады.

Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, динне милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт саклый. Һәм дин белән тел янәшә барырга тиешлеген Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай сүзләре белән раслады. Аның сүзләренчә аларның мәдрәсәләрендә укыту фәкать татар телендә генә алып барылуын горурлык белән билгеләде. Киемгә килгәндә, уку йортында шулай ук революциягә кадәр шәкертләр, остазлар кигән киемнәр үрнәк итеп алынып, киемнәр тектерелүен билгеләде ул. Гореф-гадәтләрне саклауга да нык игътибар ителә икән.

Камал театры артисты Әзһәр Шакиров искәртеп үткәнчә, үз динен, милләтен саткан халык оҗмахка керә алмый, аның гөнаһлар каплап ала. Мәчетләрдә вәгазьләрнең татарча укыла башлавына сөенечен белдерде ул.

  • Татар милләтен татардан башка берәү дә саклап кала алмый. Без берәүдән дә ярдәм көтмибез. Татар кешесе бер-берсен хөрмәт итәргә, бер-берсен зурларга тиеш. Шунсыз милләтне саклап булмый, ди ул.

Казандагы Тәтеш районы якташлыгы рәисе Харис Камалиев исә, адәм туган икән – ул үз йөзен, үз динен, телен югалтмаска тиеш, дип ассызыклады.

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин татар теле белән көз айларында килеп туган вәзгыятькә тукталды, бу хәлләрнең шаукымы әле дә дәвам итә дип белдерде. Үз чи ратында ул татар телен саклап калу өчен үрнәк татар мәктәбе булдыру, ачык татар университеты ачу һәм Казанда барлык мәдәният берләшмәләрен туплаучы үзәк кирәк дип белдерде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*