tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышына катнашучылар килә башлады
Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышына катнашучылар килә башлады

Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышына катнашучылар килә башлады

28-29 ноябрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы узачак.

Хәзерге вакытта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасында утырышка катнашучыларны теркәү бара.

Традиция  буенча килүчеләр белән нәни әңгәмәләр корып алабыз.

Илмира Вәли кызы Алимҗанова – Кыргызстанның Җәләлабад шәһәреннән. Ундүрт ел элек анда төзелгән “Идел” татар-башкорт мәдәни үзәген ун еллап җитәкләп килә икән. Киңәйтелгән утырышка дүртенче мәртәбә килә һәм мондый очрашуларны үзе өчен бик файдалы дип саный. “Һәр килүемдә төрле җирләрдән яңа кешеләр белән танышам, аннан даими аралашып, фикер-тәҗрибә алышып торабыз”, – ди Илмира ханым. Җәләлабад шәһәрендә 1,5-2 меңләп татар яши, күпмедер татарлар өлкәнең башка торак пунктларында да тора. Бергә җыелышып җирле татарлар Сабан туйларын, дини бәйрәмнәрне, Тукай, Җәлил туган көннәрен үткәрәләр. Актив эшләрен шәһәр, өлкә дәрәҗәсендә дә гел күреп, билгеләп торалар икән. Хәтта шундый кызыклы фактларны да әйтеп китте Илмира ханым. Кыргыз балалары да татар киемнәре киеп, татар җырларын, татар биюләрен бик теләп башкаралар. Татар үзәгенә башка милләтләрнең бәйрәмнәрен оештыруга ярдәм итүләрен сорап еш кына мөрәҗәгать итәләр икән.

Наил Бохаров Мәскәү өлкәсе Лыткарино шәһәреннән килгән. Ул андагы татар милли-мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары. Лыткарино үзендә татарлар өч-дүрт дистә генә. Ләкин оештырылган чараларга район авыллар-бистәләреннән татарлар бик теләп җыела икән. Әлбәттә, иң зур бәйрәм – Сабан туе.

Белешмә.

Утырыш эшендә Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, Татарстан Республикасы хакимияте вәкилләре катнашуы көтелә.

Киңәйтелгән утырыш программасы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегенә йомгак  ясау һәм 2018 елга эш планын кабул итү булачак. Шулай ук программада пленар утырыш, «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү, этномәдәни проектларны тормышка ашыру өчен бирелә торган  хөкүмәт грантларына һәм иҗтимагый оешма теркәү нечкәлекләренә кагылышлы семинар-киңәшмә үткәреләчәк.

Шулай ук катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган. Алар Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында спектакль карыячаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*