tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Кукмара җирле оешмасы котлавы
Бөтендөнья татар конгрессының   Кукмара  җирле оешмасы котлавы

Бөтендөнья татар конгрессының Кукмара җирле оешмасы котлавы

Хөрмәтле Р.З.Закиров!

Сезне һәм Бөтендөнья  татар конгрессын туачак Яңа ел белән котлыйбыз! Ул һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын. 2012нче ел яңа бәхетләр белән килсен.Татар  дөньясы барча халыкка үрнәк булсын!Бәйрәмегез мөбарәк булсын.Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел.

Бөтендөнья татар конгрессының   Кукмара  җирле оешмасы җитәкчесе Җиһаншина З.Н

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*