tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура утырышы Бөтенроссия халык санын алу мәсьәләсенә багышланды
Милли Шура утырышы Бөтенроссия халык санын алу мәсьәләсенә багышланды

Милли Шура утырышы Бөтенроссия халык санын алу мәсьәләсенә багышланды

19 гыйнвар көнне, Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы узды. Чара «Zoom» элемтәсе ярдәмендә оештырылган иде. Утырышта Милли Шураның 14 әгъзасы залдан катнашса, Татарстан Республикасыннан – 11 кеше, Россия Федерациясеннән – 28 һәм чит илдән – 10 кеше «Zoom» аша элемтәгә чыктылар. Шулай ук онлайн режимга Россиянең 76 төбәгеннән һәм 31 чит илдән 535 татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм активы вәкилләре, татар матбугаты журналистлары да кушылды.

Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның сәләмләвеннән башланып китте. Милли Шура рәисе әлеге чараның «Татарлар: гамәл стратегиясе»н тормышка ашыру кысаларында оештырылуын әйтте һәм көн тәртибендәге бердәнебер мәсьәлә – 2021 елның апрель аенда узачак Россия Федерациясендә халык санын алуга әзерлек булуын ассызыклады.

Утырышта  эшче төркемнәрнең – хисап, редакцион комиссияләрен һәм секретариатны билгеләделәр. Хисап комиссиясенә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире, Милли Шура әгъзасы Марс Тукаев; редакцион комиссиягә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең урынбасары, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе вице-президенты, Милли Шура әгъзасы Дания Заһидуллина һәм секретариатка Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, Милли Шура әгъзасы Ленария Мөслимова расланды.

Шулай ук утырыш барышында, Милли Шура әгъзаларыннан торган 7 эшче төркем булдырылып, аларның җитәкчеләре билгеләнде. Әлеге төркемнәр халык санын алуга кагылышлы мәсьәләләр буенча шөгыльләнәчәк.

  1. Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү (җитәкче – Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтша улы);
  1. Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы (җитәкче – Зәйдуллин Ркаил Рафаил улы);
  1. Милли мәгариф һәм фән (җитәкче — Заһидуллина Дания Фатыйх кызы);
  1. Массакүләм мәгълүмат чаралары (җитәкче — Әминов Илшат Юныс улы);
  1. Аналитика һәм мониторинг (җитәкче — Исхаков Дамир Мәүләви улы);
  1. Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисадый багланышларны булдыру (җитәкче – Уразаев Фәрит Язкәр улы);
  1. Татар яшьләре белән эшләү (җитәкче – Мөслимова Ленария Радик кызы).

Әлеге 7 эшче төркемнәрнең эшчәнлеге нәтиҗәләре ай саен Милли Шураның чираттан тыш утырышларында каралачак. Шулай ук, һәрбер эшче төркемгә Конгрессның Башкарма комитетыннан җаваплы хезмәткәр билгеләнәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*