tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү белән бәйле мөрәҗәгате
Бөтендөнья татар конгрессының РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү белән бәйле мөрәҗәгате

Бөтендөнья татар конгрессының РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү белән бәйле мөрәҗәгате

Россия – безнең уртак йортыбыз!

Бөтендөнья татар конгрессының РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү белән бәйле мөрәҗәгате.

Татарлар күпмилләтле Россиянең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Без илебезнең барлык халыклары белән бергә тирән социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр аша уздык, сынау елларында Ватан бәйсезлеген якладык.

Бүгенге иҗтимагый үсеш шартларында безнең уртак кыйммәтләребезне, гореф – гадәтләребезне һәм бердәмлегебезне саклап калу, тотрыклылык һәм иминлек гарантияләрен киңәйтүгә, илнең куәтен-уртак йортыбызны ныгытуга ярдәм итү бик мөһим. Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Илнең төп документында гаилә һәм гаилә кыйммәтләренә, социаль гарантияләргә һәм медицина ярдәменә, дәүләт суверенитетын һәм тарихи дөреслекне яклауга, Россия халыкларының уникаль мәдәни мирасын саклауга өстенлек бирүне  раслау барлык гражданнар мәнфәгатьләренә дә хезмәт итә.

1 июль көнне гомумроссия тавыш бирү барышында Бөтендөнья татар конгрессы татарстанлылар һәм ватандашларыбызның актив гражданлык позициясен күрсәтәчәкләренә һәм әлеге төзәтмәләрне хуплаячакларына ышаныч белдерә.

Конституция законында безнең тормышыбыз, якыннарыбыз тормышы, безнең халыкларның тормышы һәм илебезнең киләчәге чагылыш таба. Конституция буенча яшәү һәм аны үзгәртү,  ул – безнең эш.

Бөтендөнья татар конгрессы
Казан шәһәре. 2020 елның 10 июне

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*