enrutat
Баш бит / Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан районнарындагы җирле оешма вәкилләрен ниләр борчый?

Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан районнарындагы җирле оешма вәкилләрен ниләр борчый?

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан районнарындагы җирле оешма вәкилләре татар милләтен, татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә алып барылган эшләре буенча хисап тотты һәм борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләште. Татарстан премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев чакыруы буенча “Казан” милли-мәдәни үзәгендә җыелган вәкилләрнең әйтер сүзләре бик күп җыелган – аралашу вакытында милләт темасы, тел проблемасы  һ.б. бүгенге көндә борчу уяткан темаларга тукталдылар.

Васил Шәйхразиев та җыелышны ачып, уртага салып сөйләшер сүзләр күп, дип белдерде.

  • Бөтендөнья татар конгрессы үз эшчәнлеген 25 ел дәвамында башкара. Аның үз платформасы, нигезе бар. Конгрессны бөтен дөньяда беләләр. 10 ай элек Милли шура рәисе вазыйфаларына керешкәч, күп кенә өлкәләрдә булдым,  автономия җитәкчеләре белән очраштым. Без кайда гына барсак та, йә губернатор, йә урынбасары, йә Аппарат җитәкчесе белән очрашабыз. Алар шушы өлкәдә татар оешмалары эшенә бәя бирәләр, ни рәвешле бергә эшләүләре яки эшләмәүләре турында сөйлиләр, — дип җыелышны ачып җибәрде Васил Шәйхразиев.

Хәзер инде Милли шура рәисе районнарда эшчәнлекне ныклап җайларга исәп тота.  Вакыт булган саен районнар, шәһәрләрдән татар оешмалары вәкилләре белән җыелып, сөйләшәсе сүзләрне уртага салып фикерләшергә ниятлим, ди ул.

  • Чит илләрдә, башка төбәкләрдә булабыз. Андагы вәзгыятьне кайгыртабыз. Әмма республиканы да кайгыртырга тиеш. Казаныбыз үрнәк булырга тиеш.

Җыелыш танышу форматында узды. Чарада катнашкан һәр район вәкиле үзе белән таныштырды, үз эшчәнлеге турында, башкарылган эшләр турында сөйләп китте.

Беренче сүзне алган Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов беренче сүзне алды.

  • Казан бүлекчәсенә зур җаваплылык йөкләнгән. Чөнки бөтен районнар безгә карый. Без районнарга чыгабыз, үз эшебез белән таныштырабыз. Телне, гореф-гадәтләрне саклауны дин ягы белән бәйләп башкарырга тырышабыз. 10 ел инде “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” акциясе оештырыла. Аның кысаларында бөек шәхесләребезнең каберләрен зиярат кылабыз. Аннары безнең башкаларын һәр районнарында вәкилләребез бар. Без квартал саен берәр мәктәптә яки гимназиядә очрашып, борчыган мәсьәләләр турында сөйләшәбез. Казан күләмендә генә түгел, Татарстан белән дә берләшеп эшләргә өметләнәбез, — ди Фәрит Мифтахов.

Васил Шәйхразиев исә, бөтен кунаклар да районнарга барып тормыйлар, башкалага киләләр дә, шуннан чыгып бөтен Татарстан турында фикер йөртәләр, дип кабат Казан бар эштә дә үрнәк булырга тиешлеген искәртте.

Түбән Кама шәһәре һәм районы буенча җирле оешма җитәкчесе Рөстәм Ганиев сүзләренчә, аларның җирлекләрендә гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, телне үстерү юнәлешендә шактый эшләр башкарыла. Һәр шуны башкарылган эшләрне санап китте — 40 елдан артык биредә көрәш турниры уздырыла.

“Халкыбыз хәзинәсе” проекты кысаларында Халыклар дуслыгы йортында татар халкының гореф-гадәтләре күрсәтелә, “Көйле-моңлы татар җыры”, “Тукай варислары” кебек чаралар киң масштабта уза .

  • Мәктәпләргә чыгабыз, анда татар телен ничек укытуларын карыйбыз, татар телен белү дәрәҗәсенә бәя бирәбез. Әдәби-музыкаль берләшмәләр, “Ак калфак” оешмасы эшли, дип сөйләде Рөстәм Ганиев.

Күңелне тырнап торганнардан исә, ул балалар татарның бөек шәхесләрен белмәүне, халкыбызны яңадан уятырга кирәклеген билгеләде.

Документ әйләнеше ике телдә булсын – Сабантуйга да чакырулар русча килә бит! Киләчәк буыннар, оныкларым киләчәге өчен кайгырам, — дип борчуларын уртаклашты ул.

Яшел Үзән вәкиле Әлфия Мирхәйдәрова иң башта ук безнең шәһәрне рус шәһәре дип белегез, дип ассызыклап үтте.

— Монда эшләү бик кыен. Бездә җитәкче органнарның 80 проценты руслар. Бу шәһәрдә яшәү рәхәт булса да, эшләү җиңел дип әйтмәс идем. Мин 7 хакимият башлыгы белән эшләдем, һәркайсының үз холкы, — дип белдерде ул.

Руслашкан район булса да, Яшел Үзәндә татарлыкны үстерү буенча эшчәнлек тукталмый.

  • Мәктәпләргә чыгабыз, очрашулар здырабыз. Әмма бездәге 44 мәктәпнең 2 сендә генә татар җитәкчесе. Эшебезне балалар бакчасыннан башларга кирәк, — ди Әлфия ханым.

Ул БДИның русча гына булуына үкенечләрен белдерде, укытучыларны кыскартулар баруына әрнүләрен җиткерде.

  • 50 кеше кыскартылды, укытучылар яныма килеп, үкереп елады. Татар теле иң авыр телләрнең берсе, аның грамматикасы бик авыр, укыту методикасында да хилафлыклар булгандыр.  Шулай да туган телне яклау – хөкүмәтнең бурычы, аны дәүләт сакларга тиеш.

Ике телне белгән кешегә 15 % өстәмә кертү мәсьәләсен җайларга тәкъдим итте Әлфия Мирхәйдәрова.

Балтач районы вәкиле Вакыйф Зәкиев сүзләренчә, районда булганнар татарларның ни рәвешле яшәүләренә сөенеп китәләр. Әмма Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешма вәкилләренә игътибар аз булуына зарланды ул.

  • Безгә дигән хатлар район җитәкчелегенә җибәрелә, безгә кагылышлы әйберләрдән дә без читтә калабыз. Моңа игътибар булсын иде.

Васил Шәйхразиев сүзләренчә, киләсе атнада районнарга чыгып, башлыклар белән сөйләшүләр оештыру планлштырыла. Һәр татар оешмасы җитәкчесенең кабинеты да булырга, ул киңәшмәләргә чакырылырга-йөрергә тиеш, аның таныклыгы булырга тиеш, дип белдерде ул

Әлмәт районыннан Ландыш Зарипова  сүзләренчә, татар телне укытуны, өйрәнүне беренче планга куеп эш итү җиңел түгел. Әмма авыр булуга карамастан, татар теленең абруен арттыру буенча Әлмәт районы бик күп чаралар үткәрелә икән.

  • Каршылыклар юк, безгә җитәкчелек һәрчак теләктәшлек күрсәтә. Бүгенге көндә телебез өстендә кара болытлар, татар теле укыту булмаса, татар газеталарының, татар телевидениесының да кирәге калмаячак. Болар бер-берсенә бәйле.

Казан, Әлмәт, Чаллы, Түбән Камада 3 телдә укыта торган республика күләмендә эшләүче көчле мәктәпләр булдырсак иде, дигән тәкъдим белән чыкты ул.

Апас районыннан Гөлнара Сөнгатуллина исә, үз районнарында проблемалар булмавы хакында әйтте.

  • Бездә 98 процент татарлар яши, шуңа тел вәзгыятен авыр дип әйтмәс идек. Барлык диярлек чаралар да татарча уза, — дип белдерде ул.

Арча районыннан Рамил Мөхетдинов сүзләренчә,  районда Ш.Мәрҗани, Г.Тукай, Мәһдиев, Г. Ахунов укулары уздырылып килә, әдәби берләшмәләр эшли, иҗатчылар  китаплары бастырыла. “Төп йорт килене”, Авыл күреке- яшь гаилә” кебек чаралар уза.

Чүпрәле районыннан Иршат Закиров район җитәкчеләре белән яхшы элемтәдә эшлибез, дип белдерде.

—  Безнең район үзенчәлеклерәк район – яртысы татар халкы, яртысы чуаш халкы. Үз көчебезне миллилекне күпертүгә түгел, татар халкының үрнәк якларын күрсәтүгә юнәлтәбез. Милләтне, мәдәниятне үстерү юнәлешендә без барысын да эшләргә тиешбез, әмма бер юнәлешне аерып әйтәсем килә – ул тарихны, төбәк тарихын өйрәнүне. Җирле оешма җитәкчеләрнең төп эшчәнлеге шул булырга тиештер, — дип үз фикерен белдерде ул.

Иршат Закиров сүзләренчә, Чүпрәле районы энциклопедиясе төзү эше башланган. Халкыбызны күтәрү өчен, горурлык хисе тудыру өчен бик мөһим эш бу, дип билгеләде ул.

Лаештан Гәүһәрия Вәлиуллина да үз җирлекләренең  урыслашкан район булуына басым ясады.

  • Шулай да күп кенә матур чаралар үткәрергә тырышабыз. “Буыннар чылбыры” дигән китап яздым үзем менә. 7 буыныбызны барлап, менә шундый басма булдырдым. Китап татар мәктәпләренә өләшенде. Укучыларда үз шәҗәрәсен төзүгә кызыксыну уянды, — дип ул Васил Шәйхразиевка үз китабын бүләк итте.

Югары Ослан районыннан Гөлгенә Дәүләтшина шулай ук үз районнарын рус районы булуын әйтте. Биредә яшәүчеләрнең  23 проценты гына татарлар.

— Урыс балаларына күнегүләр эшләтү, граматика өйрәтеп утыру кирәк түгел иде безгә. Аларга аңлаешлы итеп, кызыклы итеп татар телен өйрәтә алган, бик көчле укытучылар кирәк иде. Ә мондый укытучылар аз. Әгәр үз вакытында татар теле укытучылары үзләрен күрсәтә белсә, тел өлкәсендә мондый вәзгыять тумас иде. Инновацион методикалар кулланылса гына телне өйрәтү үтемле булачак, — дип җибәрелгән хаталарны әйтеп үтте Гөлгенә ханым.

Мамадыш районы вәкиле Гөлназирә Талипова төп максатыбыз милли тәрбия бирү, милли үзаң тәрбияләү, балаларыбызны милли рухта үстерү, дип белдерде. Ә телне, милли-гореф гадәтләрне саклап калу, аның фикеренчә, авылларга бәйле. Ә авылларда халык саны кими, мәктәпләр ябыла, эш юк.

  • Күңел елый. Безнең бөтен бәлабез дә шунда дип уйлыйм. Шуңа авылларны яшәтү, анда яшьләрне кайтарту, эш урыннары булдыру юнәлешендә эшебезне көчәйтергә кирәк. Районда авыллар тарихын язу, мәчетләрнең тарихын өйрәнү буенча зур ээшләр алып барыла. Якташлар оешмасы белән тыгыз элемтәдә торабыз, дип сөйләде Гөлназирә Талипова.

Биектау районыннан Ринат Сабирҗанов 80 еллардагы вәзгыятьне – татар телле мәктәпләр булмаган, җәмәгать транспортында татарча сөйләшмәгән заманнарны искә алды. Шуңа да бүген татар теле бетә диючеләргә аптырап каравын әйтте. “Бетми ул, яшәячәк Алла бирса. Татар теле үсте, алга китте” дип ул төшенкелеккә бирелмәскә чакырды.

Үзләрендә 4 нче мәктәп төзелүен, аңа Г.Баруди исеме кушылуын, Салих Сәйдәшев музее булдырылуын әйтте. Урамнарга татар зыялылары исемен кушу мәсьәләсен күтәрде, Казан арты Сабан туе уздыру юнәлешендә эш башлануын билгеләп китте.

Халкы рус, чуаш, татарлар, мордвалардан торган Тәтеш районы вәкиле Асия Ибраһимова милләтләр арасындагы дуслыкны, бер-береңә хөрмәтне сакларга кирәклегенә басым ясады.

  • Конгресс — терәгебез, киләчәгебез. Сездәге башлангычларны – эшмәкәрләр форумы, төбәк тарихын өйрәнү, яшьләр форумы — без боларның барысын да дәвам итәбез, дип белдерде ул.

Васил Шәйхразиев бүгенге сөйләшү – сөйләшү генә булып калмаячак, дип ышандырды.

— Без эшләргә, һәм үз эшебезне күрсәтә белергә тиешбез. Сез бар эштә безнең ярдәмчеләр булырга тиешсез. Хәзер мин районнар буенча йөри башлаячакмын. Район башлыклары белән сөйләшәчәкмен, балалар бакчаларын, мәктәпләрне, мәдәният йортларын барып караячакмын, — дип Бөтендөнья татар конгрессының районнардагы җирле оешма вәкилләре белән ныклап эшләргә ниятләвен әйтте.

Гүзәл Насыйбуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*