tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге “Һәркемнең үз йолдызы” исемле конкурс игълан итә
Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге “Һәркемнең үз йолдызы” исемле конкурс игълан итә

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге “Һәркемнең үз йолдызы” исемле конкурс игълан итә

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге һәм җирле “Ак калфак” оешмасы 64 нче “Сөембикә” балалар бакчасы белән берлектә, “Һәркемнең үз йолдызы” дип исемләнгән иң яхшы видеоязмага төбәкара конкурс игълан итә. Җиңүчеләр өч номинация буенча ачыкланачак.

2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак, шулай ук бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан – “Туган телем – Тукай теле”, Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан – “Җәлил дәвамчылары”, шәһәребез Түбән Каманың 55 еллыгын күз уңында тотып – “Туган ягым – гөлбакчам” номинацияләре буенча сездән видеоязмалар көтәбез. Шунысы куанычлы: “Һәркемнең үз йолдызы” проектында балалар да, олылар да катнаша ала, һәм ул февраль аеннан ук старт алачак.

Бәйгедә катнашу шартлары бик гади:

  1. Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге сайтына кушылырга.
  2. Осталыгың тасвирланган видеоязма әзерләргә (җыр, шигырь, матур теләкләр яисә, әсәрдән өзек сәхнәләштерү һ.б.).
    Искәрмә: язма 3 минуттан артмаска тиеш.
  3. Кайсы номинациядә катнашканыңны күрсәтеп [email protected] электрон адреска юлларга.
    Тагын шунысы мөһим: хатта үзең белән таныштырырга онытма! Исем фамилияңне, нәрсә белән шөгыльләнүеңне яз. Уңышлар сиңа!
    Бәйгедә барлык катнашучыларга да сертификат, җиңүчеләргә исә дипломнар тапшырылачак. Ә тамашачы күңелен яулаучыны (сайтта иң күп тавыш җыючыны) махсус бүләк көтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*