tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае: өметләр, теләкләр, ниятләр
Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае: өметләр, теләкләр, ниятләр

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае: өметләр, теләкләр, ниятләр

Татар шагыйре, язучы, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиев:

Татар  –  дөньяви халык. Кайсы кыйтгага төпләнеп тамырланса да безнең кавем бәрәкәтле яшәргә омтыла. Кешедән калышмыйм, кешедән ким булмыйм, дигән бөек оялчанлык аңа мәгънәле яшәү кодрәте бирә.

Тыныч тормышттиңдера – эш аты, яуда – арыслан, фәндә – югары кимәлдә фикер тоягы уйнатып, күпме ачышлар ясаган халык ул татар! Шуңа күрә ул бөтен буена басып, үз телендә: “Мин яшәдем! Мин яшим! Мин яшәргә тиеш!” дип яңгыратып әйтә ала.

Татарларның күз карасы кебек мәркәзи Казаны бар. Башкалабыз үзәгендә – халыкның рухи Мәккәсе булып Бөтендөнья татар конгрессы эшләп тора. Конгресс җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закиров ихтыяр көчен биреп эшләү дәверендә татарлар яшәгән кыйтгаларны үз күзләре белән күреп, барлап чыкты.Ул һәр төбәкнең милләт мәнфәгатен кайгырткан фидакарь шәхесләренә таянып эш итә. Үз тирәсенә галимнәрне, язучы-журнаистларны, педагогларны, эшкуарларны туплап, уртак максатка юнәлтә белә. Аның күпкырлы эшчәнлеге гадел бәягә лаек, дип уйлыйм.

Югары кимәлдәге бу форумда татар милләтенең язмышына кагылган күп мәсьәләләр алга куелыр. Шулар арасыннан иң мөһиме – туган телебезнең аянычлы хәле… Патша вакытында да, Сталин золымы чорында да күрелмәгәнчә, телебезгә, укыту системасына карата аяусыз һөҗүм бара. Бу – Россиянең аякка бастыруда гасырлар буена бәһасез көч куйган, төрле яуларда миллионлаган ул-кызларын корбан иткән татар халкына кизәнгән рухи геноцидка тиңдер. Бу – милләт өстенә ишелеп килгән фаҗига-катастрофа, безгә чаң сугарга, цивилизацияле илләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Классик шагыйребез Дәрдмәнд әйткән корабыбыз батып бара. Бер баткан корабны, су төбеннән күтәрсәң дә, ул инде кабат йөзә алмый.

Уяу булыйк! Әлегә соң түгел!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*