tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае: өметләр, теләкләр, ниятләр
Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае: өметләр, теләкләр, ниятләр

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае: өметләр, теләкләр, ниятләр

Татар халкы тарихы белгече, галим, Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Гыйлаҗев:

Бөтендөнья татар конгрессы корылтаен каршылап – кайбер уйланулар

Соңгы дистә елларда Бөтендөнья Татар конгрессы татар тормышында үтә дәрәҗәдә әһәмиятле роль уйный. Татар халкының үзаңын, традицияләрен, бердәмлеген саклап калуда Конгресс һичшиксез шактый зур эшләр башкарды һәм башкарып килә.

Киләчәккә караганда, минемчә, Конгресс эшчәнлегендә бигрәк тә ике төп мәсәләгә игътибар юнәлтү зарурдыр.

  1. Туган телебезне саклап калу юнәлешендә эшчәнлек. Телебезнең даирәсе тарая, бигрәк тә Татарстаннан чиктә фаҗигале темплар белән татарча сөйләшүчеләр саны кими.  Бары тик хөкүмәт уздыра тора торган чараларга ышанып утыру  гафу ителмәслек хата булыр иде. Шуңа күрә алдагы елларда Конгресс үз эшчәнлеген бу юнәлештә тагын да активлаштырсын иде. Татар телен ничек саклап калырга? – яңа ысуллар, яңа технологияләрне файдалану – барысын да яңача, җитди итеп уйлап эш итү кирәк.
  2. Татар тарихын , телен, мәдәниятен, традицияләрен киңрәк дәрәҗәдә пропагандалау. Соңгы вакытта  бу юнәлештә ничектер тышкы якка күбрәк әһәмият бирелә шикелле – без шоу оештырырга күнегеп киләбез. Ләкин төрле юнәлешләрдә тотрыклы, максатчан эш алып бару күпкә файдалырак булыр дип уйлыйм. Татарны дөньяда таныту, татарлар арасында мөмкин кадәр күп тарихи, мәдәни мәгълүмат тарату үз-үзеңә ихтирам хисен тәрбияләүдә дә, башка халыклар  тарафыннан татарга карата мөнәсәбәтне үзгәртү өчен дә  бик әһәмиятле чара булырга мөмкин. Кая гына карама – газета-журналлар, Интернет, телевидение-радио – адым саен наданлык галәмәтләрен очратып була.  “Без бөек, чөнки без бөек” – дигән мантыйкка гына таянып яшәп булмый. Конгресс менә шушы авыр, ләкин бик тә кирәк эшкә тагын да  күбрәк әһәмият бирсен иде.

Один комментарий

  1. Кадерле Имаметдин

    “Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?”, “Без Тукайлы халык”, “Татар тарихын , телен, мәдәниятен, традицияләрен киңрәк дәрәҗәдә пропагандалау. Соңгы вакытта бу юнәлештә ничектер тышкы якка күбрәк әһәмият бирелә шикелле – без шоу оештырырга күнегеп киләбез”…
    Минемчэ, кунегеп килэбез генэ тугел, Конгресснын ботен эше шушы шоу оештырудан тора. Конгресснын нинди ерак утраларда булмаганы турында языгыз. Доньяда андый урын калмагандыр. Э менэ куршедэ генэ яшэгэн ике миллионга якын татар янына барып, аларнын хокуксыз доньясын жайлау турында суз чыкса да, бер ни гамэл кылынганы юк.
    Эйтеп булмый, Закиров узе дэ анда баргалый, тик гел инкогнито, анын анда йоруе зур сер итеп сакланыла. Дэулэт сере ахры!
    Кайчан Уфа ягы татары хокуксызлыктан ваз кичэ?! Кем анын турында кайгырта башлый. Конгресс тугелмени?! Алай икэн, сез турыга эйтегез. Без икенче юллар эзли башларбыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*