tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды пресс-релизы (2-6 август, 2017 ел)
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды пресс-релизы (2-6 август, 2017 ел)

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды пресс-релизы (2-6 август, 2017 ел)

2017 елның 2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Әлеге чарада дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 регионыннан 1000 делегат, шул исәптән шәрәфле кунаклар һәм 130 дан артык журналист катнашачак.

2 август көнне делегатлар “Татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы”; “Гаилә, демография, милли тәрбия”; “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дип исемләнгән дискуссия мәйданчыкларында эшлиячәкләр, фикер алышачаклар. Шулай ук әлеге көнне “Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе” дип исемләнгән түгәрәк өстәл дә оештырылачак.

3 август көнне М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында чараның пленар утырышы узачак. Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның каршында эшләүче иҗтимагый оешмаларның узган 5 ел аралыгындагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылачак.

Пленар утырышта дискуссия мәйданчыклары эшләренә нәтиҗә ясау, Съезд резолюциясен кабул итү, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге уставына үзгәрешләр кертү,  Бөтендөнья татар конгрессының җитәкче органнарын сайлау да булачак. Шулай ук әлеге көнне театр фойесында “Татарстан Республикасының визит картасы” дип исемләнгән фотоэкспонат күргәзмә дә тәкъдим ителәчәк.

4 август көнне делегатлар “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылган “Татарстан Республикасының социаль-икътисадый, сәнәгать объектлары” күргәзмәсе белән танышачаклар.

5 август көнне Съезд делегатлары һәм кунаклар Татарстан Республикасының Кукмара, Арча, Теләче, Балтач районнарына, Болгар музей-тыюлыгына сәфәр кылачаклар. Шулай ук съезда катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган алар Казан Кирмәнендә узачак Халыкара “Түгәрәк уен”татар фольклоры фестивале, “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәмендә катнашачаклар, “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектаклен һәм Татар халкының сәнгать осталары концертын тамаша кылачаклар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты эшчәнлеге турында белешмә

Бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Россия Федерациясенең 68 төбәгендәге (шул исәптә Татарстан да бар), ерак һәм якын чит илләрдәге 476 татар иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек итә.

Татар конгрессы Башкарма комитеты үз эшчәнлеген төрле юнәлешләр буенча, җиде комиссия аша алып бара:

  1. Милли мәгариф һәм фән;
  2. Татар милләтен үстерү стратегиясе;
  3. Халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары;
  4. Мәдәният һәм татар халкының рухи мирасы;
  5. Татарлар яшәгән регионнарда икътисадый элемтәләрне һәм эшмәкәрлекне үстерү;
  6. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм уртак татар мәгълүмат яссылыгын булдыру;
  7. Дин эшләрен координацияләү (әлеге комиссия каршында Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы да оештырылды).

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында 8 иҗтимагый оешма эшләп килә: “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы; “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы; “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фонды; “Татарча көрәш” милли спорт федерациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы; Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе; Бөтендөнья татар яшьләре форумы; Европа татарлары альянсы; Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте.

Татар конгрессы Татарстан хөкүмәте ярдәме белән ел әйләнәсендә Казанда 4-6 зур чара үткәрә. Әлеге исемлектә: Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы, өч ел элек татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыелышлары  өстәлде. Ике елга бер Бөтендөнья татар яшьләре форумы җыела. Шулай ук Бөтенроссия авыл Сабан туе, халыкара “Татар кызы” бәйгесе, “Татар рухы һәм каләм” Бөтенроссия журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе һ.б.

Конгресс үткәргән чараларның тематикасы да, географиясе һәм масштабы да бай. Милли мәгариф үсеше проблемаларына багышланган Ульян өлкәсендә “Хансөяр укулары” (Кулаткы укулары), Чувашиядә “Шыгырдан укулары”, Төмәндә “Сөләйман укулары”, Түбән Новгород өлкәсендә “Фәизхан укулары”, Тобольскида “Зәнкиев укулары”, Пермь краеның Барда районында “Ягъфәров укулары”н санап уза алабыз. Шулай ук яшьләрне милли байлыкларга тартуның бер формасы булып торган “Идел йолдызлары” (Сарытау), “Урал сандугачы” (Екатеринбург), “Дуслык җыры”(Башкортстан Республикасы, Нефтекама), “Таң йолдызы”(Төмән), “Көзге Иртыш моңнары” (Казахстан, Семей), “Себер чәйханасы”(Новосибирск, “Идел”(Башкортстан Республикасы, Уфа), “Ак хисләр”(Оренбург өлкәсе, Әсәкәй), “Халкым минем…”(Самара өлкәсе, Гали авылы), “Энҗе бөртекләре”(Мәскәү) һәм башка фестиваль, конкурслар халкыбыз традицияләрен, мәдәниятебезне саклауга һәм рухилыкның торгызылуына нык тәэсир итә. Бу бәйгеләрдә җиңүчеләр өчен “Татар моңы” Халыкара яшь башкаручыларның телевизион конкурсында үз көчләрен сынап карарга мөкинчелек бирелә.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәрә торган барлык чаралар да Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тырышлыгы һәм аның ресурслары ярдәмендә башкарыла. Әлеге чаралар татар дөньясында яхшы билгеле, елдан-ел популярлык җыя бара. “Татар халык ашларына өйрәтү дәресләре”, “Бишек туйлары”, “Калфак туйлары”, Шәҗәрә бәйрәмнәре, “Ак калфак”ның милли көнкүрешенең актуаль мәсьәләләренә багышланган төрле төбәкләрдә үтүче күчмә утырышлары, яшьләрнең Jadid fest, Акыл фабрикасы, “Мин татарча сөйләшәм”, “Татар дозор” квест уены, “Татарча диктант”, “Печән базары” ярминкәсе кебек чаралар татар даирәсендә яхшы таныш күренешләргә әйләнде.

Яңа китаплар тәкъдим итү бәйрәмнәре, этнотуризм юнәлеше кысаларында Татарстанга читтән килгән милләттәшләребезгә Казан, Болгар, республиканың башка истәлекле урыннарына сәяхәт-экскурсия оештыру, Татарстан югары уку йортларына башка төбәкләрдән укырга теләүчеләрне туплау, аларга консультатив ярдәм күрсәтү  – болар барысы да Бөтендөнья татар конгрессының даими алып барыла торган көндәлек эше.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*