tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы шәһәре бүлеге җитәкчесе Галимҗан Зарипов үз теләге белән иҗтимагый вазыйфасыннан китте
Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы шәһәре бүлеге җитәкчесе Галимҗан Зарипов үз теләге белән иҗтимагый вазыйфасыннан китте

Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы шәһәре бүлеге җитәкчесе Галимҗан Зарипов үз теләге белән иҗтимагый вазыйфасыннан китте

Галимҗан Салих улы Зариповның сәламәтлеге какшау сәбәпле, иҗтимагый вазыйфасыннан үз теләге белән китүен игълан итү өчен, Яр Чаллы шәһәре мэриясе бинасында «zoom» режимында утырыш узды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Фәнис улы Шакиров, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы Хәлимов , шулай ук 9 бюро әгъзасы катнашты.

“Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән, Галимҗан Салих улына актив эшчәнлеге өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез, “- дип белдерде Данис Шакиров. БТКның Яр Чаллы бүлегенә яңа җитәкче киләчәктә Яр Чаллы мэриясе тарафыннан тәкъдим ителеп, Бөтендөнья татар конгрессы белән килештереләчәк.

Әлегә конгрессның Чаллы шәһәре бүлеге белән эшләү, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы бүлекчәләре өчен җаваплы хезмәткәр буларак, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Фәнис улы Шакировка йөкләнә.

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*