tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге кабат “Илһамият”тә кунакта
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге кабат “Илһамият”тә кунакта

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге кабат “Илһамият”тә кунакта

2018 нче елның 8-9 декабре республикабызның балалары, яшьләре күңелендә онытылмаслык көннәр булып калыр дип ышанасы килә.

Инде менә 2016 нчы елдан башлап, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге Казан дәүләт мәдәният институтында – сөйләм һәм җыр сәнгатьләренә багышланган халыкара “Илһамият” конкурс-фестивалендә катнаша, үз өлешен кертә. Татар халкының бөек шәхесләре, халык шагыйре Г. Тукай һәм татар театрының “атасы” Г. Кариевның 130 еллык олы юбилейларына багышланып башланып киткән бу чара, дүрт ел рәттән БТК Казан бүлеге белән берлектә үткәрелә.

Быел да Конкурста 5 яшьлек бакча балаларыннан алып, мәктәп укучылары һәм колледжларда, вузларда укучы яшьләр катнашты.

Республика, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче һәм Казан югары уку йортларында белем алучы яшьләрне эстрада сәнгатенең нәфис сүз һәм җыр жанрларына мәхәббәте берләштерә. Чыннан да конкурсның максаты да бит, укырга яраткан, сәнгатькә тартылган, сәләтләре булган балаларны, яшьләрне, татар милли сәнгать төрләре белән кызыксындыру, сәхнәдә үзләренең иҗади мөмкинлекләрен, талантларын ачарга ярдәм итү. Иң мөһиме – татар әдипләренең әсәрләрен пропагандалау, телебезне өйрәнергә, татарча сөйләргә өндәү һәм милли традицияләрне үстереп, киләчәк буыннарда дәвам иттерү тора.

Шунысы шатландыра, конкурсның яше арткан саен ул ныгый, дәрәҗәсе дә үсә бара. Быел да 300 дән артык бала катнашырга теләк белдерде, алар арасында Башкортстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Пермь, Төмән, Астрахань һәм башка шәһәрләрдән килүчеләрне очратырга мөмкин иде.

Яшьләрнең башкару осталыкларын бәяләүче – жюри әгъзалары да үз иҗатларында уңышлар яулаган шәхесләр, театраль педагогикада тәҗрибәле вуз укытучылар: Татарстанның халык артистлары Римма Ибраһимова, Фердинад Сәлахов, Венера Гараева сәхнә теле укытучылары, профессорлар диктор Эльмира Хамматова, Наиль Сафиуллин, Фирдания Садреева, доцентлар Алевтина Козырова, Земфира Ибятова һәм башкалар.

Конкурсның икенче көнендә йомгаклау “Гала-концерт” ка күренекле шәхесләребез – танылган артистларыбыз Наилә Гәрәева, Әзһәр Шакиров һәм башкалар чакырылган иде.Зал тамашачылар белән шыгрым тулды. Ул – җиңүчеләрне тәбрикләү, алкышлар белән аралашып, югары рухта узды. Гран прига “Голос Дети” конкурсының җиңүчесе Сәйдә Мөхәммәтҗанова лаек булды.

Бөтендөнья татар конгресының Казан бүлеге рәисе Фәрид Мифтахов традиция буенча үзләре әзерләгән призларын тапшырды һәм бер тәгъдимен дә тамашачыларга җиткерде. Ул киләсе елга шәхесебез- легендар Илһам абый Шакиров исемендәге Халыкара“Илһамият” фестивале, – диеп исем бирегә дигән теләген белдерде. Тамашачылар бу фикерне кул чабып кабул итте.

Берәүнең дә бу фикергә каршы төшмәс дигән уй һәм теләк белән калабыз.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*