tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары: альтернатив татар музыкасы – безнең мәхәббәт
Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары: альтернатив татар музыкасы – безнең мәхәббәт

Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары: альтернатив татар музыкасы – безнең мәхәббәт

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумының беренче көне альтернатив татар музыкасы кичәсе белән төгәлләнде. Идел буе спорт, физик культура һәм туризм академиясенең актлар залында үткәрелгән бу концертта электрон музыка, хип-хоп, джаз, соул жанрларында иҗат итүче төркемнәр чыгыш ясады.

Һәр чыгыш алдыннан яшь шагыйрә Йолдыз Миңнуллина үзенең шигырьләрен укыды. Шул рәвешле, ул теге яки бу башкаручыларга, төркемнәрнәргә бәйле ассоциацияләр тудырган әсәрләрен тамашачыларга тәкъдим итте. Бу концертны иҗади яктан тагын да баетты, тулыландырды. Иң беренче булып сәхнәгә “Juna” төркеме чыкты. Төркем үз чыгышын шулай ук альтернатив башкаручы буларак билгеле Мубайның “Синле елым” җырыннан башлады. Лирикага корылган әлеге җыр делегатларны иксез-чиксез моң дәрьясына чумдырды. Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Иртә” шигыренә иҗат ителгән җыр да тамашачыны битараф калдырмады.

“Juna”дан соң сәхнәгә менгән Зәринә Вильданова классик музыкаль әсәрләрне – композитор Рөстәм Яхин көенә иҗат ителгән “Рәхмәт сиңа”, Резедә Әхиярованың “Ак кәгазь” җырларын заманча рухта башкаруы белән истә калды. Җырчы кыз беренче иҗади тәҗрибәсе белән дә уртаклашты – “Иттифак” төркеме солисты Ильяс Гафаров белән берлектә делегатларга үзе язган “Китмә” җырын тәкъдим итте. Сүз уңаеннан, концертны оешытруда Ильяс Гафаровның өлеше зур булган.

Рәдиф Кашаповның Муса Маликовның “Әссәламәгаләйкүм” җырын рок форматта башкаруы делегатларның күпчелеге өчен көтелмәгән хәл булды. Башкаручының башка җырлары да заманча татар рок музыкасы чагылышыннан гыйбарәт иде.

Концерт Oscar & С7С5 төркеме чыгышы белән төгәлләнде.

Кичәдә делегатларның күпчелеге альтернатив татар төркемнәре иҗаты белән беренче тапкыр танышты дисәк тә, ялгыш булмас. Шуңа концерт аларда төрле фикерләр калдырды. Арада бу төр музыканы аңламаучылар, югары бәяләмүчеләр дә булды. Әйтик, Дагыстан делегатлары фикеренчә, альтернатив башкаручылар моңлы татар җырларын “бозып башкара”.

“Альтернатив татар музыкасы – безнең мәхәббәт. Ул заманча, кызыклы, яңа һәм, иң мөһиме, ул – татарча. Мәгънәле сүзләр, һәрберебезгә таныш көйләр, моңнар. Татар альтернатив музыкасына нәкъ менә шушы сыйфатлар хас. Без үзебез дә әлеге хәрәкәт музыкантлары иҗатына гашыйк. Шуңа күрә делегатларга да аларны танытасыбыз килде”, – дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Искәртеп үтик: бүген форумның пленар утырышында төп кунак буларак ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхөммәтшинның катнашуы көтелә. Пленар утырыштан соң “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе форматында секцияләр эшли башлый. Кич белән делегатлар өчен Алинә Шәрибҗанова һәм Эльмир Низамов катнашында “Калеб” әдәби-музыкаль кичәсе оештырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*