tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы котлавы
Бөтендөнья татар яшьләре форумы котлавы

Бөтендөнья татар яшьләре форумы котлавы

Хөрмәтле дуслар, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез!

IMG_4112Сезне иң серле бәйрәм – Яңа ел белән кайнар котлыйбыз!

Сезгә һәм якыннарыгызга Яңа елны яхшы кәеф һәм өметләр белән каршылавыгызны телибез!

Яңа ел Сезгә тынычлык һәм иминлек, уңышлар һәм байлык, бетмәс көч һәм энергия алып килсен, иң матур хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхетле киләчәккә ышанычыгыз ныгысын.

Сезгә бәхет, тугры дуслар, онытылмас Яңа ел очрашулары, мәхәббәт, кызыклы идеяләр һәм яңа елда теләкләрегез чынга ашуын телибез!

Өегездә татулык һәм иминлек хуҗа булсын, ә бәйрәм кәефе ел дәвамында сезне ташламасын!

Ихтирам белән, Бөтендөнья татар яшьләре форумы!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*