tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов: Без үзебезне яшьләр дип атарга мәҗбүр
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов: Без үзебезне яшьләр дип атарга мәҗбүр

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов: Без үзебезне яшьләр дип атарга мәҗбүр

Бөтендөнья татар яшьләре форумы яшьләренең форум өстеннән Попечительләр шурасы төзү турындагы тәкъдиме җәмәгатьчелектә төрле фикерләр тудырды. Форумдагылар фикеренчә, советта яше “яшьләр” дип атаудан чыгып барган кешеләр керергә тиеш иде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов “Татар-информ” журналистына Татфорум белән бәйле бүгенге вазгыятьне аңлата.
  • 30 яше чыкканнарның форумда калырга теләүләрен Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тәнкыйть итте. Журналист Римзил Вәлиев исә 40 яшь җиткәч яшь булып йөрү – инфантализм дип атады.

Бөтендөнья татар яшьләре форумына попечительләр советы ни өчен кирәк?

Бөтендөнья татар яшьләре форумы күп кенә проектларны тормышка ашыра. Бу идеяләрне тормышка ашыру өчен киңәш тә, ниндидер ресурслар да, танышлыклар да кирәк. Яшь кешенең ул булмаска да мөмкин, ә Форумда йөреп яше 30дан артып киткән яшьләрнең социаль капиталы, элемтәләре бар, кемдер бизнеста яки бизнес белән эшли – бу капиталны хәрәкәт файдасына кулланып була.

Күп кенә яшьләребез, яшь булмауларын аңлап, хәрәкәттән китә һәм аларның капиталлары кулланылмый кала.

Попечительләр шурасына хәрәкәт ветераннары да, бизнесменнар да кирәктер дим. Безнең күптәнге идея – яшьләрне елга бер җыеп, проектлар фестивале оештырасы килә. Кемнең идеясе бар, аны тәкъдим итә һәм яхшы проектларга ниндидер ресурслар бирелә – Попечительләр мондый мөмкинлекне ача ала.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы: элек һәм хәзер

Форум үсә. Аның элек ел дәвамында эшли торган башкарма комитеты да юк иде. Форумның башкарма комитетын булдыру – ул җаваплылыкны үз өстеңә алу. Без хәзер Форум нәрсәдер эшләргә тиеш дип саныйбыз. Ә бит монда беркем дә хезмәт хакы алмый. Кайчакта мондагы эшләр белән минем төп эшемә дә вакыт калмый.

Акча алып эшләүчеләр – конгрессның яшьләр бүлеге хезмәткәрләре. Хәзер алда тагын зур җаваплылык тора – яңа баскычка менәргә яки һич югы әле шунысында калырга.

Уставтагы яшь чикләре

Яшь буын ул формаль документларга игътибар итми. Формаль уставта яшь чикләре күрсәтелсә дә, безнең чараларда бөтен кеше катнаша ала. Проектлар тирәсендә мәктәп яшендәгеләр туплана. “Мин татарча сөйләшәм” проекты, мәсәлән, мәктәпләрдә оештырыла һәм без аның аркылы мәктәп яшендәгеләр өчен “Гыйлем фест” оештырдык.

16 яшь – кануннар буенча балалар оешмасы яше. Әйтик, “Сәләт”кә 12-14 яшьтән баралар һәм анда аерым шартлар. Безнең тирәбездә дә 18 тулмаган яшьләр бар – алар волонтерлар булып йөри. Советта андый бер-ике кеше бар.

Бездә оештыручы буларак та, яшь чикләре юк. Һәр оешма эшчәнлегенең искәрмәсе була. Һәрберсенә документлар ясый башласак, һәр очракка җыелыш һәм беркетмә ясый башласак, без җыелышларга батачакбыз.

Форумның рәис урынбасарларын Совет сайлап куя. Статуслар эшчәнлек алып баруны җиңеләйтә. Синең шәхес буларак фикер әйтүең белән форум вәкиле буларак фикер әйтүең – икесе ике нәрсә. Мин кайсы фикерне үз исемемнән әйтәм, кайсыларын форум белән килештерәм. Мәсәлән, Ермакка, Екатерина патшага һәйкәл турындагы фикерне форум аша әйттек. Дәүләт Думасының телләр укыту мәсьәләсендәге кануны әзерләнгәндә бик актив эш алып бардык. Бу канунның иң начар нормалары кертелмәүгә безнең эшчәнлек тә тәэсир иткәндер дип уйлыйм.

Без фикер генә белдереп калмыйбыз, концепцияләр төзү эшендә дә катнашабыз.

“Шаян ТВ” буенча да үз концепциябез бар иде

“Шаян ТВ” буенча да үз концепциябез бар иде. Безнең кайбер фикерләр керде, күзаллауларыбызның күп өлеше кермәде – кызганыч. Татар мәктәбе буенча берничә чара оештырып, төрле илләрдәге милли мәктәп буенча тикшеренүләр дә уздырдык. Шуның буенча 50-60 битлек презентация төзеп матбугат аша тараттык, ТР Дәүләт Советына һәм Минтимер Шәймиев кулына бирдек. Бу да полилингваль мәктәп төзүгә этәргечләрнең берсе булгандыр.

Туксанынчы еллардагы 20 яшьлекләр белән бүгенге 20 яшьлекләр бер түгел. Аерма – шартларда

Дөнья үзгәрә, шартлар кыенлаша. Мәсәлән, туксанынчы елларда чара уздырырга телим дигән кешегә мәйданчык бирә алалар иде. Хәзер сиңа беркем дә болай гына мәдәният сараен бирә алмый. Ул вакытларда бер чараны килештерергә мең кәгазь кирәк булмаган, барысы да белдерү, хәбәр итү рәвешендә генә эшләнгән. Хәзер һәр эшкә рөхсәт кәгазьләре кирәк. Бу бюрократия тудыра, мин бу күренешкә риза түгелмен, ләкин син бу кагыйдәләр буенча эш итәргә тиеш буласың.

Туксанынчы еллар шартлары бүгенгесеннән нык аерыла. Хәзер кешеләр сәяси чарага чыкмый. Куркалар. Кешенең эчке цензурасы бар. Ул вакыт Татар иҗтимагый үзәген оештыручылар утыздан узган кешеләр булган, “Азатлык” соңрак оешты. Ул вакытта да җитди әйберләр өлкәнрәк яшьтәгеләр тарафыннан оештырылган.

Ирекле вакыт дәвере белмим кайчан башланыр. Хәзер бүгенге шартлар буенча эш итәргә кирәк.

Римзил Вәлиевкә бер үпкә сүзе һәм стратегия турында

Мин өлкән буынга үпкәле – алар безнең эшчәнлекне аңламыйча тәнкыйтьләргә тырышалар. Бу бар, бу бар дип аңлатсаң, шулаймыни диләр. Аннары тагын оныталар, белмим, бу картлык билгесеме?!

Римзил абый Вәлиев яшьләрне Татарның үсеш стратегиясен төзүдә катнашмауда гаепли. Беренчедән, без эш төркемнәрендә катнаштык. Икенчедән, аерым чара да булды. Өченчедән, Президент стратегия кирәк дип әйткәнче үк, безнең былтыргы форум 2050 елга кадәр татарларның үсеше лозунгы астында узды. Бу теманы беренче булып без әйтә башладык.

Бүгенге яшьләр хәрәкәте комсомол оешмасы түгел

Өлкәннәрнең яшьләр хәрәкәтенә карашы комсомолга карашны хәтерләтә. Ягъни, алар совет парадигмасыннан китмәделәр. Ниндидер резолюция язылып, план корып эш итәргә тиеш кебек. Янәсе, филиаллар булдырырга кирәк һәм алар фәрманны алып эш итәргә тиешләр. Өлкәннәр безнең эшчәнлекне шулай күрә. Ләкин бит дөнья үзгәрде. Иерархия дөньясы түгел. Яшьләрнең җаваплылык дәрәҗәсе дә үзгәрә. Мин аны кимеде димим. Яшьләр алып барылган эшчәнлеккә башкача карый. Аңа кызык булмаса, ул аны эшләми. “Милләт” дип, “ватан” дип кычкырып йөрүче яшьләр берәмтекләп санарлык.

Бүгенге сәясилек булмаган заманда яшьләргә кызыклы эш кирәк. Аларны кызыксындыра алмасаң, алар катнашмый. Бу бездән соң килгән буынны гаепләү түгел, шартлар башка, чикләүләр бар. Хәзер сүз иреге дә башкача, бу кеше турында дөрес әйттемме, бу милләт вәкилен гаепләмәдемме дип кат-кат уйлыйсың.

Безнең буын әле ул өлкәннәргә аңлатырга тырыша, бездән соң килгән буын моны бөтенләй кабул итми.

Без үзебезне яшьләр дип атарга мәҗбүр

Безне инфантильлектә гаепләү – ул яки алдау, яки безнең эшчәнлекне белмәү һәм белергә тырышмау.

Мин 26 яшемдә оешманың генераль директоры идем, кул астымда 40-50 яшьлек кешеләр иде. Кризис вакытында кешеләрне эштән җибәрергә дә кирәк булды – чәчләр шуңа агарган инде. Рәдиф Кашапов та ничәдер ел дәвамында “Собака.ру”ның баш мөхәррире булды. Арабызда директор, завуч булган кешеләр бар. Алар монда җыелышсалар да, зур тормышта зур эшчәнлек алып бара торган кешеләр.

Без үзебезне яшьләр дип атарга мәҗбүр. Өлкән буын безне зур конгресста бик күрергә теләмәсә – без моңа бик үпкәләмибез. Безгә яшьләр оешмасы астында эш итү күпкә кулайрак.

2017 елда конгресста күпме яшь кеше катнашты – беләсезме? Алар бик аз. Форум советыннан өч-дүрт кеше катнашты. Тәбрис Яруллин, мин һәм төбәктән бер-ике кеше. Мин Казаннан делегатларның конгресска ничек сайлануын Казан бүлегеннән сорашып карадым, беркем дә төгәл җавап бирә алмады. Бу шартларда ничек делегат булу – бик зур сорау. Мине бик күп тәнкыйть сүзләре әйтә башлагач, әйтмәсен өчен генә алган кебек булдылар. Якутиядән килми калган кеше урынына керттеләр.

Конгресс нинди булырга тиеш?

Конгресста территориаль делегатлар гына түгел, оешмалардан вәкилләр дә буларга тиештер. Форум ул күпсанлы оешмаларның берсе. Форумның үз вәкилләре конгресс эшчәнлегендә катнашырга тиеш. Анда башкарма комитет һәм Милли шура сайлаганда оешмаларның үз кандидатларын тәкъдим итү мөмкинлеге буларга тиеш.

Исемлек Конгресс кысаларында гына әйтелде, микрофонга чыгып үз тәкъдимнәрен бирү мөмкинлеге юк диярлек дәрәҗәдә. Ул бик төгәл сценарий буенча бара торган чара. Ниндидер фикер алышуга вакыт 5 минут булырга мөмкин. Мондый шартларда нәрсәдер тәкъдим итү әлегә мөмкин түгел. Кычкырырга, көрәшергә мөмкиндер. Без аны кирәк дип тапмыйбыз.

Башкортстанда Корылтайда Башкорт милли шурасы ничек катнашты! Әлбәттә, алар кыю кешеләр. Әмма без андый дәрәҗәдә оешмаганбыздыр. Алай эш итәсе килгән кешеләр безнең арабызда юк.

Форумга ябышып ятмыйбыз, әмма монда уңайлырак

Без форумга да ябышып ятмыйбыз, әмма Форум канаты астында чараларны оештыру күпкә җиңелерәк. Әгәр син “Мин моны оештырырга телим”, дип шәхси кеше буларак киләсең икән, ул миңа калса, авыррак. “Син кем?” дигән сорау туа. Яңа оешманы аны теркәргә кирәк. Җыелышны уздырырга кирәк. Без көрәшеп түгел, ә эшчәнлегебез белән лаеклы булуыбызны күрсәтергә телибез. Ул оешмаларны оештыру өчен күп көч куярга кирәк, безнең ул көчебезне конкрет проектка юнәлтәсе килә. Бөтендөнья татар яшьләре форумы – ул яшьләр оешмасы гына түгел, фикердәшләр җыелмасы. Кемдер аның күп проектларында катнаша, кемдер органнарына, советларына кергән, кемдер бары тик булыша, мәсәлән, күп кенә чараларга Илдар Аюповны чакырабыз, ул килә. Эш итә.

Мәдәни чараларның нәтиҗәсе зуррак

Хәзерге вакытта мәдәни чараларның эффекты күбрәк. Кеше мәдәни чарага килде, нәрсәдер күрсәтте, гаиләсе катнашты. Аудиториясе үсә. Ә мәсәлән, митингка кеше килде дә китте. Резолюция кабул ителдеме анда, алга таба нәтиҗәсе бармы – зур сорау.

Икътисадта мультипликативный эффект дигән төшенчә бар. Мәсәлән, өй төзелә. Төзелешнең мультипликатив эффекты бик зур. Чөнки анда коммуникацияләр, инфракструктураны таратырга кирәк, отделочниклар кирәк, алар тагын ниндидер материал сатып ала. Отделочникларнын субподрядчиклары бар, субподрядчикларның субсубподрядчиклары бар. Күпме элемтәләр барлыкка килә. Тугыз катлы йортны төзү өчен күпме фирма туплана. Һәм һәркем үзенә керем ала. Монда даикътисады төшенчәне куллансак, мәдәни чараларның мультипликатив эффекты күбрәк. Кеше сәясәтне яратып бетерми. Кешегә мәдәни дустанә мохиттә күпкә уңайлырак.

Районнарда кеше капиталы зур түгел

Кама Тамагында, мәсәлән, 11-13 мең кеше яши дип алыйк. Шуның 15% – яшьләр. Анда 2-3 мең яшь кеше тора. Шуның яртысыннан артыгы Казанда эшли. Кала 100 ләп кеше. Ул кешеләрдән нәрсәдер көтүе бик авыр. Районнарның бүгенге вакыттагы кеше капиталы түбән дип әйткәндә, гаепләү булмасын. Яшьләр Казанда, шәһәрләрдә тупланды. Эшчәнлекне күбрәк шәһәрләргә юнәлтергә кирәк. Районнарда болай да, Аллага шөкер, татар теле мохите бар, чараларда катнашалар.

Былтыр Казан арты форумы үткәрдек. 10-11 районнан 60лап кеше катнашты. Мондый форумнарның эшчәнлеген дәвам итәргә кирәк. Бөтенесенә көч кенә җитеп бетми. Мин районнар белән эш итмәгәч бик белеп бетермим. Мин төбәкләргә йөрим. Үз эшләрем буенча барып чыксам да, яшьләр оешмасына шалтыратып, лекция уздырырга тәкъдим итәм. Оештыралар. Тарихи лекция булды, җыелып ниндидер идеяләр турында сөйләп киттек.

Элек балалар һәм яшьләр төшенчәсе булмаган

Тарихчы буларак әйтәм, 150 ел элек яшьләр дигән төшенчә юк иде, 200 ел элек балачак дигәне дә булмаган. Балаларга өлгереп җитмәгән кечкенә кеше итеп караганнар. Яшьләр феномены 120-130 ел элек барлыкка килә башлаган. Гаяз Исхакыйлар яшь булып саналып тормаган. Яшь кеше төшенчәсе аерылып чыгу – кешелекнең бер этабы.

Без хәзер пенсионерларның да төрле төркемен күрәбез. Аларның актив яшәү чоры аерып карала, Өченче буын университеты диләр, Аксакаллар шуралары туа. Кешелектә яшь чикләре кристаллизацияләнә башлады. Бу бөтен дөньяга хас әйберләр. Мин моны профессиональ спортчы буларак та күрәм. Элек юниор яше 20дә бетә иде һәм кеше өлкән спортчылар белән бер рәткә баса иде. Ләкин әле 20 яшьлек кеше чаңгы, велосипед спорты өчен физик яктан ныгымаган. Шунлыктан алар спорттан төшеп калалар иде.

2000 елларда 20-23 яшьлек спортчылар өчен яшьләр дигән төшенчә аерып чыгарылды.

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*