tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумында иң мәртәбәле делегат Рәшит Сөнәев Казанга килде
Бөтендөнья татар яшьләре форумында иң мәртәбәле делегат Рәшит Сөнәев Казанга килде

Бөтендөнья татар яшьләре форумында иң мәртәбәле делегат Рәшит Сөнәев Казанга килде

Бөтендөнья татар яшьләре форумында иң мәртәбәле делегат – бөтен дөньяга танылган Россия астрофизигы, дистәләгән халыкара премия лауреаты Рәшит Сөнәев булачак. Бүген атаклы галим Казанга килде. Аэропортта аны Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре –Конгресс башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм чит илләрдәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Ленара Кутеева каршы алды. Кунакчыллык символы булган чәк-чәкне Рәшит Сөнәевка Татарстанның “Татар кызы- 2018” бәйгесе җиңүчесе Гүзәл Габдрахманова авыз итәргә тәкъдим итте.

3 август көнне Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре бөтен дөньяга даны яңгыраган астрофизикның лекциясен тыңлый алачак. Рәшит Сөнәев Универсиада авылының Концертлар залында чыгыш ясаячак. Башлана 14.30да.

 

Рәшит Сөнәев 1943 елның 1 мартында Ташкент шәһәрендә дөньяга килә. Нәсел тамырлары элеккеге Пенза губернасы, хәзерге Мордовиядәге татар авылларына барып тоташа. Аның әтисе Али Абдрахман улы Сөнәев Латыш авылында зур һәм хәлле бер гаиләдә туа. Рәшит Сөнәевның әнисе Сәйдә Исхак кызы Кильдеева Латыш авылына күрше булган Иса авылында туа, әмма булачак ире белән Ташкентта гына очраша.

Рәшит Али улы Ташкентта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 1966 елда Мәскәүнең физика-технология институтында «кызыл диплом» белән тәмамлый, аннан соң академик Яков Зельдович җитәкчелегендә аспирантурада укый. Физика-математика фәннәре докторы (1973), МФТИ профессоры (1974). Астрофизика фәнендә иң мөһим төшенчәләрнең берсе итеп Зельдович-Сюняев эффекты санала. 1992 елдан Рәшит Сюняев Россия фәннәр академиясенең академигы.

Хәзерге вакытта Русия фәннәр академиясенең  Галәм тикшеренүләре институтының әйдәп баручы фән хезмәткәре. Макс Планк Астрофизика институты идарәче директоры (Garhing,Алмания).

Рәшит Сюняев күп санлы фәнни бүләкләр һәм мактаулы исемнәргә лаек булган галим.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*